Татарстанлыны 15 ел элек кылынган көчләү өчен хөкем итәчәкләр

Татарстанда Алабуга шәһәрендә туып-үскән 35 яшьлек ир-атны ул һәм аның дуслары 2008 елда кылган көчләү өчен хөкем итәчәкләр. Аның дуслары инде 15 ел элек хөкем ителгән. Әмма соңгысының шәхесен озак вакыт билгели алмаганнар, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының республика буенча матбугат хезмәте.

Ир-ат элегрәк башка статья буенча хөкем ителгән була. Хәзер аны «Зыян күрүченең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янау кулланып көчләү» маддәсе буенча гаеплиләр.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124607/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле