Гөлсинә Галимуллина: “Фламенко биегәндә транс халәтенә керәм!” [фотолар]

-- Лейла

Фламенко биюе остасы Гөлсинә Галимуллина Казанда үз бию студиясен җитәкли. Моңа кадәр ул 10 ел дәвамында Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында хезмәт куйган. Ә хәзер һәр көнне “El Deseo”  студиясенә ашыга. Әлеге студиягә йөрүче хатын-кызларны фламенко бию осталыгына төшендерә.  Шунсы да мактаулы: Гөлсинә Рафис кызы фламенкога инде 12 ел дәвамында укыта.  

– Гөлсинә, сез менә Авыл хуҗалыгы министрлыгында да шактый вакыт  хезмәт иткәнсез. Анда узган елларыгыз өчен үкенмисезме? Әйтик, сезне ни өчен мәктәптән соң ук биюче булырга укырга кермәдем икән дигән уйлар  борчымыймы?

– Һәр вакыйга үз вакыты белән киләдер инде ул. Юк, борчымый. Мин Балтач районының Иске Салавыч авылында туып үстем. Әнием Фирдания – кадрлар бүлеге хезмәткәре, ә әтием Рафис озак еллар буе баш зоотехник вазыйфаларын үтәде. Кечкенәдән бирле төрледән-төрле биюләр биедем, концертларда да катнаштым. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлауга Татарстан Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль хезмәте  академиясендә белем ала башладым. Аннары Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләдем һәм читтән торып Казан дәүләт аграр университетының экономика факультетында бухгалтерия учеты, анализ һәм аудит белгечлегенә укыдым. Министрлыкта 2008-2017 елларда хезмәт куйдым. Тормышымдагы бу чорымны бары тик яхшы яктан гына искә алам. Ләкин аннан китүемне аңлаучылар бик аз булды, әмма мин җөрьәт иттем. Чөнки фламенко бар барлыгымны чолгап алды.

Сез аны Испаниягә барып та өйрәнгәнсез икән?

– Әйе.  Моннан 11 ел элек, 2012 елда беренче тапкыр Испаниягә фламенкога өйрәнергә бардым. Фламенко бар тормышыма йогынты ясады дип әйтә алам. Бию аркылы дөньяны ачтым. Шушы бию карашларымны үзгәртте, холкымны ныгытты. Максатчан, көчле, ныклы карарлар кабул итә алучан, инициатив шәхескә әйләндерде, башка дәүләтләрдә яшәүче фикердәшләрем, дусларым саны артты.

– Фламенко, гомумән, тормышыгызда кайчан пәйда булды?

– Мәктәптә укыганда без биемәгән бию калмады! Ул чакта интернет бик сүлпән иде, мин биергә яратканга күрә биюләр яздырылган бер видеокассета бүләк иттеләр. Анда бөтендөньяга танылган легендар биюче Мария Пахес чыгышы да язылган иде. Шушы биюне беренче тапкыр күрү белән үк фламенкога гашыйк булдым. Бу бию минем күңелемнән, исемнән һич чыкмады, аны биергә хыялландым. 2009 елдан алып шушы бию төре белән җитди шөгыләнә башладым. Ике ел дәвамында Казандагы А.Федорова студиясенә йөрдем, аннары, Аннаның үз үтенече буенча, ул чит илгә укырга киткәч, бер ел буе шул студиядә дәресләр бирдем. Шуннан соң, 2012 елда биергә теләүче ун хатын-кыз белән бергәләп бию белән шөгыльләнергә керештек. Мин 2012 елдан башлап һәр ел саен икешәр мәртәбә Көньяк Испаниядә, Севильядә берәр ай буе андагы испан укытучыларымнан көненә 6-7 сәгать дәвамында бию дәресләре ала башладым. Биюләр испан телендә генә алып барылдылар. Шуңа күрә испан телен дә өйрәндем. Берничә мәшһүр укытучым якын дусларыма ук әйләнде. Андагы кайбер гаиләләрдә гасыр буе фламенко бииләр. Шушы биюләргә өйрәнү өчен ерактан, әйтик, Кытай, Тайвань, Япониядән килүчеләр дә күп, ә испаннар үз мәдәниятләрен яратучыларга зур хөрмәт белән карый.

– Бу бию аерым бер төр холыклы инсаннар өчен дисәк тә буладыр?

–  Әйе. Фламенко җырчысының җырлары – аерым бер төрле яңгырашта һәм ул кайберәүләргә ошый, ә кайберәүләргә ошамый. Аннары алар – гаять дәрәҗәдә хиссиятле дә. Фламенкога импровизацияләр хас, аның нигезендә – катлаулы ритмнар, үзенчәлекле техника, гәүдәнең кискен борылышлары, киеренке җырлар, гитарачы уены… Бу гадәти биюгә түгел, ә үзгә аралашу теленә тартым дияр идем. Тән хәрәкәтләренең бай сүзлеге аша үз тарихыңны сөйләүгә…

Шунсы да бар: бию киемнәре шулай ук матур. Озын итәкләр, күп очракта алар бәби итәклеләр дә, озын чуклы испан шәле – мантон…  Биегәндә җилпәзәләр, кастаньенталар да кулланабыз…

Аннары әлеге бию бар төр хисләрне ачып салуга юнәлдерелгәч, аны биюченең йөз мимикасы да гел матур гына булмый инде… Җырларның да күбесе күңелләргә килеп бәрелә торган булып ишетелә ала. Фламенко гадәттә аяк киеме үкчәләре белән иҗат ителүче ритмга туры китерелеп, җитез итеп кул чабып яисә кул бармакларын шартлатып биелә. Аны өйрәнгәндә күп тыңлау, кул чаба белү, аяклар белән төрлечә тыпырдап биергә өйрәнү мөһим. Кайчак тиз генә килеп тә чыкмый. Әйе, аны биергә өйрәнеп була, әмма бу биюне бик ошатсаң гына биергә мөмкин. Шәхсән үземне ул уңай энергия белән туендыра.

 – Махсус туфлиларны кайдан сатып аласыз? Тиз тузалардыр…

– Беренче туфлиларым һәрчак истә, ул чакта хезмәт хакым сигез мең иде, туфлиларны биш меңгә сатып алдым. Хәзер туфлиларны заказ биреп кайтартам. Табаннарына, үкчәләренә кечкенә кадаклар да кадакланган махсус аяк киемнәре инде алар. Әлбәттә, тузып торалар. Бер ел үтүгә яңа, бер пар туфли алына. Әмма тарих буенча фламенко баштарак яланаяк биелгән. Аннары биюләр сәхнәләрдә башкарыла башлагач кына аякларга махсус туфлиләр кигәннәр.  

 – Гөлсинә, студиягезгә ничә яшьлекләр йөри?

–  Студиям аталышы испанчадан “дәрт, теләк” дип тәрҗемә ителә. Студиямә килүчеләрнең составы һәрчак гаҗәпләндерә, алар төрле һөнәр ияләре, теләп йөрүчеләр арасында 50-60 яшьтән өлкәнрәкләр дә шактый, бүгенге көндә иң өлкән биюче ханымга – җитмеш яшь! Үзем дә аңа карап сокланам!

– Аларга мондый биюләр ни өчен кулай?

– Минемчә, күп хатын-кызлар гел утырып торып эшләүдән аралар, аларга сыгылмалы, актив хәрәкәтләр җитми. Кемнәрнеңдер, балачакта биегәннәре булмаса да, чынлап торып биеп карыйсылары килә. Кемдер мондый биюләр тренажер залларына йөрүгә караганда яхшырак, ди. Кемнәрдер әлеге биюләргә ир-ат партнерлар кирәк булмавын кулай дип таба.

– Ә шулай да сезнең студия ишеген биергә өйрәнергә теләп шакыган ир-атлар булдымы?

 – Булды. Фламенкога 12 ел укыту дәверемдә төрле елларда нибары 4 ир-ат килде. Аларның нибары берсе генә фламенконы сәнгать буларак кабул итүгә әзер иде. Ике ел фанатик кебек шөгыльләнде дә Севильяга да барып, көненә 5 класс үтеп, тагы көн саен өстәмә рәвештә 2 шәр сәгать биергә өйрәнде. Ул ир-ат биюче түгел, программист иде. Ике ир-егет биюләргә үзләренә дус кызлар табыр өчен йөргәннәр булып чыкты. Тәки максатларына ирештеләр, шушында биегән кызларга өйләнделәр. Дүртенчесе бәхәскә йөрде, ул фламенконы бию бик җиңел дип уйлаган. Ялгышканынлыгын тир түгеп биегән беренче көнне үк аңлады. Ә гомумән алганда, фламенконы күп ир-атлар искиткеч матур итеп бии.

– Быел сез “ӘйдәБас” татар биюен үстерү остаханәсе фестивале кысаларында үзенчәлекле һәм бик матур бию башкардыгыз. Ул нинди бәяләмәләргә лаек булды?

– Ниһаять, шушы фестивальдә татар җырына фламенко биедек. Аны Аида Кадырова һәм Венера Гаделшина белән бергәләп башкардык. Мондый бию кую идеясы күңелемдә күптәннән йөрсә дә, моңа быел гына җөрьәт иттем. Күбесе әлеге биюгә уңай бәяләмә бирде, ошаттылар. Кайберәүләр татар көенә башка халык биюен кушып биергә ярамый дип тә әйтте. Иң мөһиме: безнең бию тамашачыларның берсен дә битараф калдырмады. Һәр бәяләмәгә дә рәхмәтлемен! Һәм әлеге әһәмиятле фестивальнең чәчәк атуын телим! Быел шушы фестивальдә Сәидә Миңнебаева, Владислав Уткин, Айнур Фәизов, Рөстәм Рафигуллин, Эрик Марковский һәм Айдар Абдрахимов белән “Ярмәк” перформансында да теләп катнаштым. Бу биюебезне дулкынланып башкардык. Чөнки аны Ярмәк авылының “Ак каен” коллективы да карады.   

– Гөлсинә, сез бу биюләрне бар барлыгыгыз белән биисез. Биегән мәлләрегездә нинди хисләр кичерәсез?

– Фламенконы биегәндә транс халәтенә керү еш була дияр идем… Латинча  “flamma” сүзе “ялкын” дип тәрҗемә ителә бит. Күп биючеләр үз эчәләрендә бию рухы барлыкка килүен ачык сизә, ул, әйтерсең лә, аларны камап ук ала, эчләренә үтеп керә… Җырчылар да бу хакта әйтә. Мин дә шушындый транс халәтендә бик еш булганымны сизәм… Әйтерсең, экспрессив биюне мин түгел, ә минем тәнемә үтеп кергән “бию заты” башкара… Аяк киемнәре булышлыгында туган катлаулы ритм, кискен хәрәкәтләр, кискен бию позалары, кул пластикасы… Әлеге бию бер тында башкарыла. Һәрбер хәрәкәт мәгънә белән тулы. Күп очракта биюләрдә аерым бер сюжет линиясе булмаса да, алар һәркемгә аңлашыла. Бу биюне теләге һәм тырышлыгы булган һәр кеше дә биергә сәләтле. Фламенко ул – үз идеаллары һәм прициплары булганнарның гына күңеленә туры килүче бию. Анда катгый кагыйдәләр юк, анда импровизацияләр, динамика, каршылыклы хисләрне ачып бирү, анда – кайнарлык та һәм салкынлык та бар, көрәш тә күп… Кайчак ул сихри ритуалга, чәчәк ату могҗизасына тиң.

Зилә Нигъмәтуллина

Татар Тудей | Татар Бүген

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ – https://t.me/tatartoday

Бәйле