Кайсы катта яшәүнең сәламәтлек өчен файдалы?

Беренче катта яшәүчеләрдә үпкә авырулары еш очрый һәм аларның иммунитеты да начаррак була икән.

Табиб-терапевт Юлия Коваленко кайсы катттагы фатирда яшәүнең сәламәтлек өчен куркынычсызрак булуы турында сөйләп үткән.

Табиб беренче һәм икенче катлардагы торакка өстенлек бирмәскә киңәш иткән. Сәбәбе – әлеге катларда яшәү үпкә авырулары килеп чыгу куркынычын арттыра. Ник дигәндә, 1-2нче катлардагы фатирлар подвалга якын урнашкан. Ә ул – гөмбәчек һәм күгәрек “оясы”…

– Үпкә, борын-тамак-колак авырулары, аллергия, тире авырулары, бронхиаль астма белән яный бу. – дигән табиб.

Иң әйбәте – өченчедән җиденче катка кадәр. Өстәрәк урнашкан катларга сәнәгать предприятиеләреннән чыккан төтен-газ сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ә инде чиктән тыш биек катларда җилләткеч системасы үзенчәлекләренең организмны какшату куркынычы зур, дип билгеләп үткән Коваленко.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/106622/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле