Эчкечелек темасына күп языла. Мин дә үз тарихымны язам сезгә. Бу бигрәк тә нинди дару бирим, кая барып кодировать иттерим икән диючеләргә.
Мин дә кайчандыр бөтен өметемне баглап, тулы ышаныч белән “айнытам, барыбер кеше ясыйм”, дип үҗәтләнеп яшәгән идем. Бик яратып кияүгә чыктым. Яшь чакта ук эчә иде. Үзгәртәм, дидем.
Хәзер генә зур ялгышлык ясаганымны аңлыйм. Эчкән кешегә кияүгә чыгасы түгел икән, кызлар. Терсәк якын да бит. Айныттым мин. Ун бардым дәвалаучы әбиләргә, үзе белән бардык, дарулар, системалар. Үзенә күрсәтмичә ашына дару салулар…
Көннәрдән бер көнне айныды. Эчсә, буылып коса башлый. Әй, туктыйсы килмәде. Әй, бәргәләнде. Авырган килеш эчеп карый иде. Бугазыннан тота башлагач, куркып тына иде. Әй, ташлыйсы килмәде эчүен. Мин исәр, әүлия, имеш, аны үлемнән коткарам, айнытып, гомерен озайтам, матур тормыш күрсәтәм, имеш. Нигә кысылганмындыр. Без бит геройлар инде, хатын-кызлар. Балалар өчен, дибез, гаиләне саклыйбыз, дибез. Безне шулай өйрәттеләр. Нинди мәгънә соң, кызлар?
Айныгач, бер генә әйбер үзгәрде: ул аракы эчә алмый башлады. Ә холкы үзгәрмәде. Аның кадәр метекчел, аның кадәр бәйләнчек кеше бар микән дөньяда? Аек исерек дигәнне хәзер яхшы аңлыйм мин. Әйе, мин аек ир белән торам, ләкин бер генә минут та тынычлыгым юк, кызлар. Балалар үсте инде, кайсы кая, үз юллары белән китте. Ике генә көнгә кунакка кайткач та, әй әни, ничек түзәсең, дип китеп баралар. Бөтен кешенең ашына кара таракан булып төшәргә өлгерә.
Эчүдә түгел икән сәбәп, кызлар, кешенең үзендә икән. Кайбер ирләр эчсә дә, акылын җуймый. Тынычлап, матур гына кереп ятып йоклый да иртән эшенә китә. Ә холкы начар кешене, айнытсаң да, юк икән аны. Эшен дә эшли, җаныңны да таларга өлгерә. Эшләвенә караганда, эшләмәве хәерле, дисең аннары… Ник яздым соң? Айнытырга алынганчы, яхшылап уйлагыз, кызлар. Кеше булырлыкмы яки юкмы? Үзегезне алдап яшәмәгез. Кайчакта аерылып, араларны бөтенләй өзсәң, яхшырактыр.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-10-21/aynuyn-aynydy-mma-3487630
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday