Мин аны һич уйламаганда-көтмәгәндә очраттым. Әйләнә-тирәне күзәтә-күзәтә, тукталышта автобус көтеп торам. Шулчак кемдер иңемә кагылгандай булды. Борылып карадым. Каршымда басып торган шактый олы яшьләрдәге ханым миңа елмаеп сәлам бирде.
Исәнләштем, әмма танымадым. «Танымыйм», – дидем. «Танымыйсыздыр шул инде, – диде ул, уңайсызлангандай итеп. – Гомер көзендә адәм баласының бер көне – бер гомер, диләрме әле…» Сөйләшеп киттек тә, автобус килгәнне дә, вакытны да онытып, якында гына урнашкан бакчага таба юл алдык. Нәкъ элеккечә… Ул чагында да безнең аның белән сөйләшеп, серләшеп сүз бетмәде. Ара-тирә ул күз яшьләренә буыла-буыла елап та алгалады. Үкенде дә… Ләкин ни мәгънә? Бары да артта калган, бары да куркыныч төш кебек иде аңа хәзер.
«Мин аны шундый яраттым. Ә ул…» Аның күңелне тетрәтеп куйган шушы сүзләре җитә миңа. Барысы да искә төшә, барысы да бүгенгедәй күз алдына килеп баса. Әнә ул институтка ашыга. Лекция башланырга берничә минут калып бара. Ул йөгерә-йөгерә баскычтан күтәрелә башлый. Шунда аягы таеп китеп, чак кына егылмый кала. Егылыр иде инде. Артыннан менеп килүче егет аны кочагына ала. Һәм төпсез диңгездәй зәңгәр күзләрен кызга текәп: «Кая шултикле ашыгасың, туташ?» – ди дә әсирлектә телсез калган кызны бер мизгелдә ташкын булып урап алган хисләре белән ялгыз калдырып, китеп тә бара. «Сукырларча яраттым…» – дияр ул соңыннан, дистә еллар узып, аның белән булган көннәрнең бөтен ачысын татып караганнан соң.
Егетне күргән шул минуттан, шул мизгелдән үзгәрә дә куя ул. «Бер күрүдә гашыйк булдым», – дигән сүзләргә көлеп кенә караган кыз башын югалта. Шул көннән аның томырылып торган кара зур күзләре егетне эзли. Һәм… көннәрдән бер көнне ул аны очрата. Һәм шуннан соң инде алар аерылмыйлар. Аз гына йөриләр дә өйләнешәләр. Кыз чиксез бәхетле, карап торышка егет тә бәхетле сыман. Тик нигәдер ул беркайчан да хатынына «яратам» дигән сүзне ялгыш та ычкындырмый. Ә бер-бер артлы ике малае тугач, өйгә дә соңлап кына кайта башлый. Кая инде… эше күп ич аның. Гаиләне туендырырга кирәк ич аңа. Тезенә бер генә мәртәбә дә утыртып сөймәгән балалары да тора-бара әтиләреннән читләшә. Хәер, әти кешенең бу хәлләргә исе китми. «Бәйләнмәгез миңа, арыдым», – дип әйтүдән туйды ич инде ул. «Миңа танышларым: «Иреңне чит хатын белән күрдек», – дигәч, ышанмадым», – ди ул, янә шул вакытларга әйләнеп кайтып. Ә бервакыт аның ире ялга, көньякка оча. Хатынының: «Минем дә барасым килә», – диюенә: «Ә балаларыңны кемгә калдырасың?» – дип кенә куя. Ире ялда чагында, урамда аны таныш булмаган бер хатын туктата. «Иреңнең ялга кем белән киткәнен беләсеңме? – дип сорый һәм шундук җавабын да бирә: – Җитәкчесе белән, йөремсәк хатын ул. Ике мәртәбә кияүгә чыкты инде». Хатын хәзер янә «җитәкче»нең ире белән танышуы, икесенең бергә аэропортка аларны каршы алырга баруы һәм моңа үз күзләре белән ышануы хакында, инде моңа дистәләгән еллар үтсә дә, елый-елый сөйләп ала.
Шуннан соңмы? Шуннан соң алар аерылыша. Ир шулкадәрле битараф бәндә булып чыга ки, бер генә мәртәбә дә балаларының хәлен белешми, ничек яшәүләре белән кызыксынмый. Шул көннән алар ике бәхетсез, ике ялгызак очраша башлыйлар. «Онытасым юк, мең рәхмәт аңа, – ди хатын, сүзен дәвам итеп. – Авыр чагында ул миңа терәк булды, әйе, ул да хатынын ярата иде. Нишләтәсең, язмыш шаяруыдыр. Без кушылдык, кирәк чагында бер-беребезгә таяныч була белдек. Ул балалар өчен дә яхшы әти иде. Без аның белән өч дистәгә якын бергә булдык. Хәзер ул юк инде. Әйбәт кеше иде». Иң мөһиме, хатынның әйтүенә караганда, үзен яраттыра алган ул.
Әңгәмәдәшем ташлап киткән иренең «теге хатын» белән озак яшәмәвен, биш ел да тормыйча, икесенең ике якка каерылуын, гаҗәпләнеп димим, күңеленнән һаман китә алмаган үпкә-рәнҗү белән искә ала. Ни дип әйтәсең инде монда? Чиләгенә күрә капкачы… Бүрене ничек кенә ашатма, барыбер урманга карый, диләр бит… Болар да шулай. «Инде өченче мәртәбә өйләнгән, дип ишеттем. Эчүгә дә сабышкан, имеш. Теләсә нишләсен. Мине кадерләп, минем турында кайгыртып торган бер генә ир бар иде бу дөньяда. Ул да юк инде…» – дигән иде ул хушлашканда.
Адәм баласы кылган һәр гамәл – яхшымы ул, яманмы – кире үзенә әйләнеп кайта. Бу хәлләрне искә төшерәсең дә моның шулай булуына тагын һәм тагын бер кат инанасың.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/126083/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday