“Гади авыл кызы булып каласым килде”

Блогер, өч бала әнисе “Эльвина 100” балачак хыялын Интернет челтәрләрендә тормышка ашырган.

90нчы еллар башында тормышыбызга чит ил сериаллары килеп керде. Моңа кадәр әни белән әти шкафта эленеп торган иң яхшы күлмәк-пальтоларын киеп, клубка һинд киноларын карарга йөри иде. Әле дә хәтердә, кичен Бразилия сериалларын карар өчен гаилә белән телевизор каршына җыела идек. Икенче көнне эшкә баргач та, әни хезмәт­тәшләре белән соңгы сериядә ниләр булганлыгы
турында фикер алыша. Берәрсе карамый калган булса, аңа шунда ук тәфсилләп сөйләп бирәләр.

Шулай тормыш үз агымы белән алга барды. Хәзер инде, дөресен генә әйткәндә, телевизорны сирәк кабызабыз, чөн­ки һәркайсы­бызның кулында телефон. Интернет бо­лар­ның барысын да алмаштырды. Тик хәзер инде без сериаллар түгел, ә төрле блогерларның тормышын күзәтәбез. Кемнәр соң ул блогерлар? Алар ничек яши? Шушы һәм башка сораулар белән без Башкортстанда билгеле татар кызы, блогер Эльвина Сибәгатова белән сөйләштек.

– Эльвина, күпләр Сезне “Эльвина 100” дип белә. Сез­нең “ВКонтакте” со­циаль чел­тә­рендә — 50 меңгә якын, “Телеграмм” каналында — 20 мең, Инстаграмда (Русиядә тыелган социаль челтәр. — Ред.) берничә йөз мең язылучыгыз бар. Сез бик күп оешмалар белән хезмәттәшлек итәсез.
Ә үзе­гез гади авыл кызы…

– Мин Бүздәк районының Сәвәдебаш авылында 1990 елда туганмын. Мәктәпне тәмам­ла­ганнан соң, Стәрлетамактагы республика мәдәният һәм сәнгать техни­ку­мының театр факультетына укырга кердем. Укуны тәмамлагач та Бүздәк районы Мәдәният сараена режиссер булып эшкә кайттым. Билгеле инде, яңа гына эшкә кайткан мәдәният хезмәткә­ренең эш хакы бик түбән була. Мине дә шушы проблема Уфага күчеп килергә мәҗбүр итте. Биредә аяк киемнәре сата торган кибеткә эшкә кердем. Шуннан декрет ялына чыгып киткән идем, һаман эшкә чыга алмадым әле…
Актриса булу балачактагы хыялым иде. Мәктәптә укыганда да спектакль­ләрдә еш катнаша идем. Бүздәктән Уфага килгәч тә “Нур” татар дәүләт театрына барып карадым. Биредә хәтта югары белемле актерларга да эш табу кыен булуын аңлат­тылар. Әлбәттә, тәүге вакытта бик кыен булды. Иҗат кешесенә сәүдә өлкәсенә кереп китү — балачак хыялына хыянәт итү генә түгел, ә үз-үзеңне бөтенләй сүтеп коруга тиң бит ул. Бераз күңел төшенкелегенә дә бирелеп алдым, әмма, үз-үземне кулга алып, алга атларга көч таптым.

Аллаһка шөкер, кибеттә эшләү авыр булмады. Тәүдә гади сатучы булып урнаштым. Бер-ике айдан — өлкән сатучы, аннары администратор, идарәче вазыйфаларына күтәрелдем. Аннары инде зур гына хезмәт хакы ала башладым.

– Эльвина, Сезнең күпба­лалы әни икәнлегегезне беләбез. Видеоларыгызда ирегезнең дә бик позитив кеше булуы кү­­ренә. Ничек таныштыгыз аның бе­лән?
– Интернет заманы бит инде. 2013 елда “Друг вокруг” танышу сайтында бер-беребезне таптык. Дөресен генә әйткәндә, ул сайтта төрле кеше утыра. Мин кызык өчен үземне “Татар кызы” дип язып куйдым, ул “Башкорт малае” дип язылган иде. Шулай танышып киттек тә, биш айдан никах та укыттык. Ике елдан беренче улыбыз Аяз туды, аннары кызыбыз Айгизә, һәм менә күптән түгел өченчегә улыбыз Айназ дөньяга аваз салды.
– Эльвина, ә ни өчен Сез үзегезне “Эльвина 100” дип атадыгыз? Гомумән, кем ул блогер? Алар ничек яши?
– Мин экранда гади ха­лык­ның тормышын күрсәтәм. Ирем­нең туган ягы Зианчура районына кайтып, абзарда да видео эшләргә мөмкинмен, үзем туып-үскән Бүздәккә кайтып, әти-әни белән бакчада эшләгәнне дә күрсәтәм, балаларны бакчадан алганны да, ашарга әзер­ләгәнне дә, Уфаның төрле ки­бет­ләрендәге затлы әйберләрне дә күрергә мөмкин минем блогта. Һәм һәрва­кыт тормышны ничек бар, шулай тасвирларга тырышам. Бар аның матур яклары, начарлыклары да җитәрлек. “Эльвина 100” — 100 процент чынбарлык дигәнне аңлата ул.
Блогер — үз тормышын күр­сә­теп баручы кеше. Аяк киеме салонында эшлә­гәндә мин аның төбәк директоры вазыйфасына кадәр күтәрелдем. Анда да онлайн эшләргә туры килә иде. Мондый кибетләр республикада һәм башка төбәкләрдә дә ачылгач, миңа алар белән даими бәйлә­нештә торырга кирәк булды. Дө­ресен генә әйткәндә, эшем бик киеренке иде. Телефондагы ватсап төрке­менә СМС-хәбәрләр тәүлек әйләнәсенә килүдән туктамады. Директорымны һәр­вакыт кызгана идем. Мин китсәм, ул әле­ге проблемаларны ничек берүзе хәл итәр, дип борчылдым.
Яңа ел алды иде бу. Без ике атнага ялга киттек. Шул вакытта телефондагы ватсапны юкка чыгардым да, рәхәт итеп, тынычлыкта ял иттем. Шунда телефоннан башка никадәр рәхәт булуын аңла­дым! Мин кул эшләре белән шөгыль­ләнергә яратам. Шушы ял вакытында Интернеттан шундый эшләрне карап утырганда, блогерлар би­тенә кереп киттем. Шунда миңа да блог ачу турында уй кил­де. Ирем Илгизгә бу турыда әйткән идем, ул моны шундук хуплады: “Синең бит һөнәрең дә шул. Синнән менә дигән блогер чыгачак”, — диде. Ә аннары коронавирус пандемиясе башланды. Бу вакытта күпләр Инстаграмда (Русиядә тыелган социаль челтәр. — Ред.) утыра иде бит. Шуңа да подписчиклар җыю авыр булмады. Шулай көн саен видеолар төшерү гадәткә кереп китте. Тәүдә югарыда телгә алган социаль челтәрдә генә эшләдем. Былтыр “ВКонтакте”, “Телеграмм”да да эшли башладым. Хәзер язылучыны табу авыррак. Блогерлар күп бит.
– Эльвина, “Җәмилә” персонажы каян барлыкка килде?
– Җәмиләне үзем уйлап таптым. Ул — тормышта булган проблемаларны, актуаль темаларны күтәреп чыгучы гади авыл хатыны. Аны халык аеруча яратып карый. Ирем белән дә төрле вайннар төшерәбез. Балалар да кайбер чакта ку­шыла. Идея­ләрне көндәлек тормыштан да алабыз, Интернеттан да эзлибез. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге кеше бик борчулы заманда яши. Соңгы вакыйгалар җәмгыятьнең кәефендә дә чагылыш тапты. Кешенең ниндидер тирән мәгънәгә ия бул­ган фильм­нар, психологик тетрәнүгә китерү­че тапшырулар карыйсы килми. Аларга тыныч­лык һәм җиңел юмор кирәк. Блогерлар шуның белән үзенә карата да. Без беркемнән дә зарланмыйбыз, криминал күр­сәтми­без. Төрле кызык-мызык төшереп, кешене проблемаларыннан арындырырга тырышабыз.
– Чыннан да, кичен эштән кайтып, Сезнең берничә минут кына дәвам ит­кән видеоларыгызны карау борчылуларны шундук юкка чыгарырга сәләтле. Әмма Сез дә бит — кеше, Сезнең дә үз проблемаларыгыз бар. Сезгә язган хейтерлар да күңелегезне кырадыр…
– Бездә дә шул ук тормыш инде. Ипотека түлибез, кредитлар алабыз, балалар белән кич буе өй эшләрен башкарабыз. Әмма моннан уңай як эзлибез, позитив булып калырга тырышабыз. Ә хейтерларга килгәндә, алар — тормыштан арыган, аның матурлыгын күрә белмәү­че кешеләрдер. Әллә нинди начар сүзләр яза, пычрак ата бит алар. Тәүге вакытта утырып елаган чаклар да күп булды, блог алып баруны ташларга уйлаган вакытлар да булгалады. Андый вакытларда ирем һәрва­кыт ярдәмгә килде. “Алар бит сине юри сындырырга тырыша! Ни өчен аларга бирешеп торасың? Синең кулыңнан килә, син бит булдыра аласың! Алар синнән көнләшә. Кире­сен­чә, андый кешеләргә үч итеп яшәргә кирәк. Синең яклы язылучыларың алардан күбрәк бит”, — дип, күңе­лемне күтәрә иде. Хәзер инде мондый сүзләргә игътибар да итмим. Чыннан да, адәм баласы шулай чыныга икән. Бәлки, бу кешеләр чыннан да бик бәхетсездер. Аларның күңелен­дә мондый начар уйлар юктан гына барлыкка килмәгәндер бит. Аларга шушы негативны ташларга бер мәйдан кирәк. Мин аларга шулай ярдәм итә алуыма шатланам гына. Күңелләре бушап калса, җиңелрәк буладыр, дип уйлыйм.
Блогерларны бик җиңел акча эшләү­че, дип белә күпләр. Әмма бу дөрес тү­гел. Аның идеясен эзләргә, кызык итеп төшерергә, монтаж ясарга кирәк. Реклама бирүчеләр белән дә эш алып барырга кирәк. Телефонны алып, нәрсә кү­рәсең — шуны төшерү дөрес түгел. Әле өйдә дә минем кулда һәрвакыт телефон. Берәүләр эш сәгате беткәч тә, кабинетын бикләп кайтып китә дә өендә ял итә. Ә безнең тәүлек әйләнәсенә эш­ләгән чаклар бар. Инде балалар да камерага өйрәнеп бетте. Кайсыдыр җирем авырта, кәефем юк яисә җитәкчемнән сорап кайтып китәм, дип булмый бит. Гомумән, һәр эштәге кебек үк, блогер булуның да кире һәм уңай яклары күп.
– Эльвина, әти-әниегез, туганнарыгыз бу эшкә ничек карый? Видеоларыгызда алар да еш күренә. “Ки­но”да төшү­гә каршы түгелләрме?
– Илгизнең әти-әнисе беренче көннән үк ризалашты. Ә үземнең әти-әни тәүге вакытта каршы иде. “Төшермә безне. Кеше көлдерәсең”, — дип кабатлыйлар иде. Алар шундый тәрбия алган кешеләр бит. Хәзер инде алар да минем яклы. Ә дусларыбыз, туганнарыбыз һәрвакыт аңлап кабул итә. Үземнең бертуган абыем хәзер блог алып бара, апам да менә күптән түгел башлады. Бу — заман таләбе. Шуңа аны аңлап кабул итәргә кирәк.
Дүрт ел блог алып бару дә­вамында бик күп танышлар барлыкка килде. Яшәү рәвеше дә берникадәр үзгәрде инде. Урамда танып эндәшүчеләр дә күп. Шуны һәрвакыт искә алам: минем язылучыларым да — ачык күңелле, гади кешеләр. Урамда күрсәләр дә, рәхәт итеп сөйлә­шәләр. Моны мин реклама эш­ләгән кибет сатучылары да еш ассызыклый. “Сездән һәр­вакыт позитив кешеләр килә”, — ди алар.
– Киләчәккә планнарыгыз нинди?
– Дөресен генә әйткәндә, арытаба ни булачагын әле әйтә алмыйм. Балалар бераз үссен әле, аннары күз күрер. Әмма блогерларның киләчәге барлыгын әйтә алам. Әйе, бәлки, алар бераз үзгәрер. Кайсыдыр социаль челтәрләр ябылыр, яңалары барлыкка килер. Әмма кеше бүген ясалмалылыктан, артык чагу булудан арыган. Алар гадәти тормыш белән яшәүчеләрне,чынбарлыкны күрер­гә тели.
– Эшегездә уңышлар телибез, Эльвина. Әңгәмә өчен рәхмәт!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyl-tan-kunagy/2023-10-27/gadi-avyl-kyzy-bulyp-kalasym-kilde-3495611

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле