Балтач ике хәрбие белән хушлаша: «Бу юлы инде алар ялга түгел, туган якларына мәңгелеккә кайта…»

Бүген Балтачта тагын кайгылы чара: махсус хәрби операциядә һәлак булган Норма егете Фәнзил Шакиров һәм Балтачтан Эдуард Петровны соңгы юлга озаттылар.

Мобилизация игълан ителгән беренче көннәрдән диярлек хәрби бурычларын үтәргә киткән егетләр 9 майда ялга кайткан була. Икесе дә район үзәгендә үткән митингта катнаша, бергә мәңгелек утка венок сала. Октябрь азагында алар кабат ялга кайтырга тиеш була. Кызганычка, бу юлы инде алар ялга түгел, туган якларына мәңгелеккә кайта… Бергә… Соңгы юлга да бергә кузгала алар…

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/126382/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле