Чуашстан юлындагы коточкыч фаҗигадә Татарстаннан дүрт кеше һәлак булган

Һәлакәт бүген иртән республиканың Козловский районында килеп чыккан.

Чуашстан юлындагы коточкыч фаҗигадә Татарстаннан дүрт кеше һәлак булган. Һәлакәт 3 ноябрьдә 7.20 сәгатьтә республиканың Козловский районында килеп чыккан. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, юлның 733нче чакрымында «Mitsubishi Outlander”, каршы як полосага чыгып, “Scania” йөк машинасына килеп бәрелгән.

Авариядә Татарстаннан дүрт кешенең – “Mitsubishi” йөртүчесе һәм өч пассажирының гомере өзелгән. Шулай ук йөк машинасын йөртүче дә зыян күргән. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/126622/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле