«Ике ел ярым Хәмдүнә апада яшәдем»

Мәшһүр җырчының фатиры кысан булса да, күңеле киң иде.

Җырчы Винарис Ильегет яшәргә урыны, тотарга акчасы булмаган чакта Хәмдүнә Тимергалиева аңа ничек булышканы турында «Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруында сөйләде. Ул ни сәбәпле акчасыз һәм яшәргә урынсыз калганы турында ачыктан-ачык әйтә.

«Хәмдүнә апай миңа бик нык булышты, бик күпкә өйрәтте ул мине. Казанга килгәч, яшәргә урыным булмады, подъездда йокладым, бу турыда Хәмдүнә апай белеп алган, шуннан ул мине үз фатирына яшәргә чакырды. Бик рәхмәтлемен мин аңа, ул мине ашатты, эчертте, эш бирде. Ун ел Хәмдүнә Тимергалиева төркемендә эшләдем, бик зур тәҗрибә тупладым, Хәмдүнә апа дипломат бит ул!» – диде Винарис Ильегет.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-11-05/ike-el-yarym-h-md-n-apada-yash-dem-3507473

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле