«Күнегеп беттек, дисәм, алдармын кебек…»

Иркә СВОдагы ире Артур җибәреп торган видеолардан кечкенә фильм төшергән.

«Хәерле кич, минем белән бергә булган, мине, безне якын итүче тамашачым, — дип яза ул социаль челтәрдә. — Менә 1 ел да 2 ай үтеп китте Артурның анда киткәненә. Күнегеп беттек, дисәм – алдармын кебек… Сагынабыз. Без, өйдә 4 кыз, бер-беребезне терәп, тотып торабыз. Мин моңсулансам, алар, бөтен көчләрен куеп, мине ул халәттән чыгарырга тырыша. Алар кәефсезләнсә, мин бөтен игътибарымны аларга юнәлтәм. Без аны нык көтәбез. Нык…

Төрле кызык видеолар төшереп җибәрәбез. Кыскасы, ул – безгә, без аңа бер дә күңелсезләнергә сәбәп бирмибез. Тормыш, туктамас елга булып, ага да ага. Минем бер секундка да уйлап караганым булмады, менә шулай булыр да гомеребездә шундый борылыш булыр, дип. Бу – зарлану түгел, бәлки, үз-үзем белән сөйләшүдер. Күптән язганым юк икән бит. Сорыйсыз бит «ничек син» дип. Мин әйбәт! Балаларым да Аллаһка шөкер. Ирем анда, аның да хәлләре ярыйсы.

Күңелдә булганнарны сөйли алмыйм. Мин, гомумән, андый сөйләшүләрдән баш тарттым кебек. Минем эчке халәтем — минем җырларымда. Мине Ходайдан, тугры тамашачымнан, әни һәм балаларымнан яхшырак аңлаучы юктыр.

«Чеметүләр», көлүләр, төрттерүләр һәм башкалары килгәли. Алар өчен рәхмәт, тагы да акыллырак булырга ярдәм итәсез.

Видео куйган, үзе башка әйбер яза, дисезме? Артурдан төрле вакытларда килгән җыелма видео бу. Без көн дә аның белән җае килгәндә сөйләшәбез, аралашабыз. Ни ашаганын, кайда йоклаганын көн саен диярлек белеп торабыз. Рәхмәт, Артур. Без сине көтәбез.

Тарих булып, минем сәхифәмдә калсын, дидем, рөхсәт бирде!
Яуга киткән егетләребез, без сезнең белән!» 

Яу кырыннан барыгыз да исән-сау кайтыгыз бреүк, егетләр!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-11-07/k-negep-bettek-dis-m-aldarmyn-kebek-video-3509240

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле