Динә Вилдановна һөнәр арттырган. Әти-әнисе нишләргә дә белми.
Гөлназ Асаева кызы Динә тормышын социаль челтәрдә актив яктырта. «Күз тидерәсең», «мактанасың» һәм шундый башка комментарийларга игътибар итми ул. Шуңа күрә кечкенә Динәне күпләр белә һәм ярата да инде.
Чираттагы язмада Вилдан Динәне балалар бакчасыннан алып чыкканны Гөлназ машинада көтеп утыра. Көне буена сагынышкан әни белән кыз шатланып күрешә. Динә әнисенең ал төстәге тунын мактап ала. Урысча да, үзләре генә аңлаган сүзләр дә кыстырып сөйләшәләр. Шунда Гөлназ: «Менә шулай, марҗушкам минем, балалар бакчасына йөри башлагач, русча гына сөйләшә башлады, кызганычка. Белмибез инде, нәрсә эшләтербез бу баланы», дип куя.
Туган телдә тәүге сүзләрен әйткән баланы ике телне дә яхшы белерлек итеп ничек тәрбияләргә, сездән киңәшләр көтәбез дуслар.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-11-10/g-lnaz-asaeva-belmim-nishl-rbez-inde-3514622 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday