«Хәзер мине бикләп тоталар…»

 Ришат Төхвәтуллин әллә гаилә тормышына зарлана инде?

 «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллина Ришат Төхвәтуллиннан өйләнгәч тормышында нәрсәләр үзгәрүе турында сорашкан.


«Барысы да шулай ук инде. Күңел тынычланды. Әллә нәрсә үзгәрде дип әйтеп булмый инде. Җаваплылык артты. Аннан хәзер кичләрен чыгып булмый. «Кайчан кайтасың?» «Нигә барасың?» Дуслар белән күрешергә дә сорап китәргә кирәк. Өйләнмәгән вакытта гына ул чыктың да киттең.

Миңа: «Нигә Алияне өйдә бикләп тотасың?» – дип әйтәләр иде. Монда мине бикләп тоталар өйдә. Алайса мин: «Алия башка гастрольләргә йөрмәс инде», – дип әйткәч, халык котырды. «Нишләп аны өйдә бикләп тотасың? Аны әти-әнисе түләп укыткан. Ул шул белемен кулланырга, җырларга тиеш», – дип язалар.

Нәрсә үзгәрде, дигәннән, хәзер барысы да үз җаена килде. Бернәрсәне дә яшереп йөрисе юк. Без бит мөнәсәбәтләребезне күрсәтергә яратмый идек. Хәзер кая барсак та кулга-кул тотынып йөрибез, проблема юк», – дип җавап биргән Ришат.

Гел шулай булсын, бәхет теләп калабыз.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-11-10/h-zer-mine-bikl-p-totalar-3514316

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле