«Ак каен, син үлмә, яшә син» — «Айфара»ның соңгы концертыннан кайтаваз [видеолар]

-- Лейла

“Сез бәхетле, чөнки сез тере «Айфара»ны күрдегез! Без бәхетле, чөнки сезне күрдек!” диде «Айфара»ның солисты Алмаз Шәрифуллин концерт азагында. 12 ноябрь кичендә, шулай бер-беребездән рәхәт чигеп, өч сәгать «Пирамида»да концерт карап кайттык. Бу “бәхетнең” нинди ингредиентлардан җыелганын тәфсилләбрәк язарга телим. 

«Айфара»ның нинди төркем икәнен язып тору кирәкме соң? Әлеге язманы ачкансыз икән, аларны беләсездер, белмәүчеләр атлап кына үтәр иде. Бу 1992 елда Биектау районының Коркачык авылында барлыкка килеп танылган төркем. Танылган җырлар авторы Айдар Минһаҗев, музыкант Фәнис Мортазин һәм гитарист Рәшит Мәкъсутовларның исемнәренең беренче иҗекләрен җыйганнар да, «Айфара» килеп чыккан. Кайчандыр төркемнең солистлары Айдар Гыймадиев белән Айрат Даутов булса, бүген бу штурвал – Алмаз Шәрифуллинда. «Айфара»ның 30 еллык юбилей концертында төп йолдыз ул булды.

Концерт башлангач та сәхнә бизәлешенә игътибар иттем дә сөендем. Заманча да, 90нчы еллар кайтавазы да сизелә. Буш та түгел, тулы да түгел. Якты да түгел, караңгы да түгел. Төсле дә түгел, төссез дә түгел. Кыскасы, бәйләнеп булмый. Бишле. 

Костюмнары да яхшы иде. Хәзер дөнья эстрадасында шундый күренеш бит: диванда ничек яткан шуннан сикереп торып чыгып киткән кеше стилендә киенәләр. Тезе чыккан трико, җәелгән майка, мәсәлән. Шаярып әйтүем түгел, чынлап шулай. «Айфара» да трикодан килеп баскан, мин шуларны мактыйм икән, дип уйламагыз. Киемнәре алай ук таушалып бетмәгән иде, киресенчә, гади, зәвыклы, заманча киенгәннәр. Чыршы уенчыгы түгел инде. Ялтырап торган кәчтүмнәр киеп чыкса да сүз әйтмәс идек, ләкин болай килешлерәк.

Замана белән атлаучы артистлар кәчтүмнәрнең кичәге көндә калуын абайлагандыр инде. Уңайлылык, шәхси комфорт, шәхес чикләре мәсьәләсе шулай киемгә дә чыгып гадиләшә бара сыман. Әллә дөньяда барган вакыйгалар белән бәйле рәвештә, хәзер тышкы ялтыравык тупаслык булып чагыла микән?!

Мин монда Алмаз Шәрифуллинның да, музыкантларның да киеменә шул ук кара күн тукымадан булса да бераз татар бизәкләре өстәп җибәрер идем. “Без татар егетләре” дигән җырга бик төстәш образ булыр иде ул. Ат турындагы җырның, башта онытылып, аннары соңга калып куелган клибына да туры килер иде. Милли үзенчәлекнең тормыштагы бар өлкәгә кереп баруын күреп кенә бетермисез әлегә… 

«Айфара» концертында Иркә дә җырлады.“Кирәгең бер тиен” дигән бер җырны икесе бергә башкардылар. Уңышлы җырлары. Халык белә, тик җырламый. Татар концертларында бик сирәк кеше генә артистка кушылып җырлап утыра. Югыйсә, хәзер шул кушылып, бергәләп җырлый торган җир концертлар гына калды бугай инде. Банкетларда да җырлашып утыру бетеп бара. Караоке-барларга бар кеше дә йөрмидер. Шуңа концертта рәхәтләнеп бер җырлыйсы килә дә, урыс җырчыларында шулай итәсең дә, әмма татар концертлары башка орлыктан шул. Татарның мич арты тыйнаклыгымы бу, мин түләп килдем – син җырла, дигән тәккәберлекме, аңламыйм. Шуңа үзем генә кушылып җырлап утырам. 

Иркәгә кире кайтыйм. Аның образы чыршыдан егылып төшкән сыман иде дип әйтмим инде, күлмәге күз явын алып ялтырап, елкылдап тора иде, дип кенә әйтәм. Үкчәле туфлиенә абынып аягын сындырмаса ярар иде, дип, авыз ачып куркып утырдым. Афәрин, бер җирен дә сындырмый гына кереп китте. Ләкин барыбер дә бераз кызганыч булды, чөнки колак белән азрак проблемалары бар икән дигән фикер калды. Аранжировкасы утырган урындыкларны дөбердәтеп селкетте, ә үзе: “Ишетмим сезне, Казан!” диеп акыра-акыра аптыратып бетерде. Әй кычкырдык, куллар чабып та карадык, барыбер ишетеп бетермәде. Үпкәләп кайтып китте бугай. Бер җырның көе башлангач: “Юк, монысын бүген җырлап тормыйбыз”, диеп, сүндертте. Аннары командасына: “На левУ!” дип команда бирде дә чыгып киттеләр. Көчле тавышлы инде Иркә, сүз дә юк. Харизма белән энергетика да үлеш. «Айфара» белән чагыштырырлык түгел. Ләкин бүген барыбер «Айфара” якынрак, чөнки яшьлек кайтавазы бит. Сагындырган.

Башка татар җырчыларында аудитория бөтенләй икенче, яшьләр дә күренә – монда исә залның 95 проценты – 35+ яшендәге урта буын. Хатын-кызларга караганда ирләр күбрәк сыман тоелды. 1990нчы елларда «Айфара»ны тыңлап йөргән урам малайлары бүген инде ир уртасы булып җитешкән, арада үзем танып белгән җирле эшмәкәрләр дә күренде. Мин генә түгел, бар тамашачы да шул яшьлеген эзләп килгән – билетын да «Айфара»ны күрүдән бигрәк, “яшьлегемә кайтып киләм”, дигән уй белән алган кешеләр иде бугай. (Ә ул 800-2500 сум тора иде.) Шулай булмаса, 90нчы еллар гадәте белән, ара-тирә барга барып килеп, “салыштырып” йөрмәсләр иде. Тик, ни кызганыч, өметләр акланмады! Концертта нәкъ менә шул ностальгияне, сагынычны тирәнәйтү, беренче талгын биюдә кичергән хисләргә кире кайтару җитеп бетмәде. Тамашачының эмоцияләрен шушы кырда ат җигеп сөрерлек иде, әмма булмады шул. Ат та җигелмәде, эмоцияләр дә көч-хәл белән “Ак каен”да гына уяна башлады. Анда да Алмаз Шәрифуллин әйдәкләп торып халыкны урыныннан торгызмаса, ул җырлаганда рәхәтләнеп биергә “әмер” бирмәсә, азакка кадәр кадакланган кебек утырып торыр идек әле. 

Концертның тагын нәрсәсе пешеп бетмәгән иде, нәрсәсе тешкә тиде? 

Әйтми кала алмыйм: сәхнәгә чәчәк тотып чыккан һәр икенче кешенең микрофон алып сүз әйтүе – бернинди кысага сыя торган хәл түгел. Концерт шуның белән банкетка әйләнеп бетте, закуска гына чыгармадылар. Әгәр бу алдан ук шулай каралган икән, димәк, сценарий чи, пешмәгән! Тамашачы, хәләл акчасына билет алып, артистка чәчәк алып менгән күршене, дусны, туганны һәм башкалар сөйләгәнне тыңларга килми, ә җыр тыңларга килә. Чәчәк алып менгән кеше дә башкаларның вакытына хөрмәт белән карарга тиештер. Монда ни артист, ни шул нәфис булмаган сүз “остасы” тамашачыны хөрмәт итми булып чыга. Өч сәгать бер тында узды диясем килә, шулай булды да ул, әмма бер мичкә балда шул бер кашык дегет тә булмаса, баллырак булыр иде.

Дөнья эстрадасында яки урыс сәхнәсендә тамашачы сәхнәгә бөтенләй менми. Артист та чәчәкләрне бөгелеп ала, аннан гына шартлап сынмый. Сәхнәнең ике ягына ике амбал мужикны бастырып куялар да, сәхнәгә берәүне дә якын җибәрмиләр. Мөгаен, инде татарларга да шулай итәргә кирәктер, чөнки чикләрен югалта башлаучылар күренә. Иң кызганычы, менәргә лаеклысы сәхнәгә менми дә әле аның. «Айфара»ның элекке солистларының берсе, 2000нче елда вафат булган Айрат Даутовның апалары Алмазга чәчәк тапшырганда сәхнәгә менеп тә тормадылар менә. 

Сүз уңаеннан әйтим, концертта шул элекке солистларның, шул ук җырлар авторы булган Айдар Минһаҗевның булуы да җитмәде. Җыен әллә кемнәр сәхнәгә чыгып сүз әйтте, ә болар әйтмәде. 

Үземә тагын бер җитеп бетмәгән урыны – алып баручы булмау. Алмаз рәттән ун җырны башкарып аткач, аның хәле ничек булгандыр, ләкин хәтта тыңлап утыручыга да авыр була башлады. Сценарийда алып баручы каралырга яки Алмазның җырларын гына түгел, сүзләрен дә язып ятлатырга кирәк иде. Аудитория белән аралашу, аларны урыннарыннан иртәрәк кузгату җитмәде. Әйе, «Айфара” үз стилен югалтмаган. Шул еллардагы концертын бу заманга күчереп куйган кебек тәэсир кала, әмма аудитория белән аралашу җитми. Бу хәзерге заман модасы инде: җырчы җырлап кына калмый, конферансье, тамада, юморист вазифаларын да башкара торган универсал булуын күрсәтә. Ә монда әлегә боларның берсе генә – бары җырчы. 

Сәхнәдә аралашу юк икән, «Пирамида» фойесында ук халыкны каршы алу, фотога төшү оештырыргамы, ниндидер фотозона әзерләргә кирәк иде. Авыр кабул итә күрмәгез, бу минем фантазияләр һәм теләкләр генә. Оештыру моменты шактый аксый һәм бу күзгә ташлана иде.  

Артымда утырган ике хатын Дөбьяздан килгән мәктәп балаларының җырын да, «Айфара» дип язылган футболкалардан җырлавын да ошатмады. “90нчы еллар концертында боларга нәрсә калган инде”, диештеләр. Мин киресенчә уйладым. Алмазның терәге булырдай, аны яратучы авылдашлары бар икән, дигән җылы хис калды. “Ак каен” җырын көчәйтү өчен куелган хор да уңышлы килеп чыккан. 

Ничек кенә булмасын, менә инде өченче көн шул концерттан алып кайткан тәэссорат белән йөреп торам. Алмаз Шәрифуллинның шәхси тормышы турында укыганым юкмы, әллә бөтенләй язмыйлармы – ул гел буйдак образлы җырчы. Буйдак ирләр таркаурак була, картайган саен югала бара, сәрхүшләнә дигән стереотип бар бит инде. Аннан соң, күп җырчыларның администраторлары да, оештырып, җыештырып йөртүчеләре, кеше ясаучылары да – хатыннары. Ә монда Алмаз ялт иткән кияү егете төсле! Үзен дә яңадан сәхнәдә торгызды, төркемен дә тота. “Без татар егетләре” җыры да бу төркемгә килешеп тора. 1990нчы еллар авазының хәзер кабат шушы җыр аша Казан үзәгенә таралуы безнең яшьлектән кайтаваз кебек кенә түгел, ә киләчәккә бер өмет кебек яңгырый.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Татар Тудей | Татар Бүген

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ – https://t.me/tatartoday      

Бәйле