«Бу хәл күңелгә тынгы бирми»

Әнвәр Нургалиевның концертында шаккатыргыч хәл булган.

Бер егет кызына тәкъдим ясаган. Ул сәхнәгә бер кочак чәчәк бәйләме белән чыккан һәм йөзек бүләк иткән.  Кыз риза булган. 

«Кичәге концертта булган вакыйга бүген дә күңелгә тынгы бирми. «Яратканым» җырын башкарганнан соң, оялчан гына, әмма бик хисле егет сәхнәдә сөйгәненә тәкъдим ясады. Бу бәхетле, дулкынландыргыч мизгел булды.

Мондый мизгелләр тормышның кадере турында уйланырга мәҗбүр итә. Бер-береңә булган хисләрне яшермәскә, шатлык белән бүлешергә кирәклеген искәртә. Истәлекле вакыйгаларыгызны безнең белән бергәләп билгеләгәнегез өчен рәхмәт, тамашачыларым», – дип язган сторисларына Әнвәр Нургалиев.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-11-19/bu-h-l-k-elg-tyngy-birmi-3527281

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле