Гөлназ Асаеваны клиникадан куып чыгарганнармы?

Ни булган инде тагын?

Гөлназ Асаева үзенең шәхси тормышы, сәламәтлеге турында сөйләп, үзенең язылучыларында кызыксыну уята. Кемгә кызык, шул укый, комментарийлар калдыра, кем бу хәлләргә битараф, шул ипләп кенә узып китә. Сез дә шулай итегез!

Янә бер хәбәр — операция турында.

— Күкрәкләремне зурайтачакмын. Мин – имезүче әни. Ә сәхнәдә барысы да матур булырга тиеш. Мин инде берничә тапкыр клиникага ятып карадым, әмма мине аннан куып диярлек чыгарып җибәрделәр. Башта барысы да яхшы кебек иде, тик операция алдыннан тагын анализлар алдылар, һәм алар бик үк әйбәт булмады.

Күкрәгемне аз гына зурайтачакмын. Размерын әйтә алмыйм. Ясаткач, бәя бирерсез, – дигән җырчы.

Вилдан каршы түгел икән. Менә кыю яшь әниләр!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-11-25/g-lnaz-asaevany-klinikadan-kuyp-chygargannarmy-3537591

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле