Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева вафат

Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә.

Каты авырудан соң 2023 елның 28нче ноябрендә 84нче яшендә Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, халкыбызның яраткан артисткасы Наилә Хәким кызы Гәрәева вафат булды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Наилә Гәрәева бөтен тормышын театрга багышлаган искиткеч талантлы шәхес, татар театрына 60 елдан артык фидакарь хезмәт иткән сирәк артистларның берсе иде.

«Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Хәким кызы Гәрәева татар халкының иң танылган һәм яраткан сәхнә осталарыннан берсе иде, ә аның иҗат һәм тормыш юлы – табигать биргән олы талантка һәм сәнгатькә, шулай ук милләткә тугрылык билгесе булды.
Халкыбызның сөекле артисткасы Наилә Гәрәеваның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», – диелгән хәбәрдә.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева белән хушлашу 29 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Мәрҗани мәчете каршында була. (К.Насыйри урамы, 17)

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/128381/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле