18 яшькә кадәрге балалары булганнарга мәктәпкә әзерләнү өчен 15 мең биреләрме?

Дәүләт Думасына уку елы башланыр алдыннан баланың әтисе яки әнисенә 15 мең сум күләмендә елына бер тапкыр акча алу хокукы бирү турында закон проектын керткәннәр.

Пособиене Россия гражданлыгына ия булган 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен бирергә ниятлиләр. Шул рәвешле депутатлар мәктәпкә җыену чорында гаиләләргә ярдәм итәргә өметләнә. Түләү, инфляциядән чыгып, 1 февральдән һәр ай саен индексацияләнәчәк. Бу исә акчаның бәясен җуймау мөмкинлеге бирәчәк.
Ата-аналарга әлеге түләүне алу өчен 1 июльдән 31 декабрьгә кадәр Социаль фондка яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Закон проекты әлегә – карап тикшерү стадиясендә. Хөкүмәттә әйтүләренчә, аңа өстәмәләр кирәк. Проект хупланган очракта, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/128393/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле