Рөстәм Нәбиевка нинди операция ясаганнар?

Тизрәк савыгып чыгарга язсын, Рөстәм!

«Атна бик үк яхшы хәбәрләрдән башланмады. Шимбә көнне УЗИ үттем, дип әйткән идем. Простата бизләрендә кысылып калган таш таптылар. Бүген кич дәваханәгә ятам, иртәгә операция. Менә шундый хәлләр.

Барысы да яхшы булыр дип ышанам», – дип язган иде блогер үзенең сәхифәсендә.

Рөстәм операциянең уңышлы узуын хәбәр итте.

«Наркоздан чыгып киләм. Үземне яхшы хис итәм. Минем өчен борчылып торганыгыз өчен зур рәхмәт», – ди ул.

Блогерга операцияне Мәскәүдә яшәүче медицина фәннәре докторы, профессор, табиб-уролог Руслан Сафиуллин ясаган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-11-29/terel-k-r-r-st-m-3542399

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле