Гүзәл Уразованың Мәскәү Кремлендәге 3-нче концертыннан соң кемнәр нәрсә яза?!

Мәскәүдә Кремль сәхнәсендә Гүзәл Уразованың концерты узды.

Шул уңайдан ул Мәскәү тамашачысына рәхмәт белдергән һәм видео куйган.

Видео астына тамашачылар комментарийлар калдырган. Аларның күбесе концертны яраткан, югары дәрәҗәдә, «бомбически» дип тә язганнар. Әмма үпкә белдерүчеләр дә бар.

«Хәерле көн! Гүзәл сездән шуны сорыйм әле. 4 яшьлек баланы концертка билетсыз кертмәделәр, билет алырга куштылар. Менә шунысы бик ачуны китерде. 4 яшьтә балалар поездларда да бушлай йөри. Баладан билет алдырып бик ерак китәрсез инде. Күп итеп акча эшләгез. Минем үпкәм зур сезгә. Шуңа күрәдер концертыгыз да теге елга караганда түбәнрәк булды. Ачуланмагыз дөресен язганга», — дигән эчтәлекле хат юллаган бер тамашачы.

Аңа Гүзәл Уразова: «Хәерле көн, Мөслимә апа. Әйе, моңарчы концертларыбызны үзебез оештыра идек. Быел Кремль үзе оештырды. Минем белүемчә, 6 яшькә кадәр балалар бушка керергә тиеш иде. Нигә сезнең белән мондый хәл чыгуын белешермен. Миңа шәхсән языгыз зинһар өчен», – дип җавап язган.

Мәскәү концертларында җырчының урыс телендә сөйләвенә дә, «дорогие зрители» дигән сүзләренә дә бәйләнгәннәр. Концертта барыбер татар, башкорт кешеләре генә бит, янәсе. «Җырчы җыр җырларга, сөйләүне башка профессионал башкарырга тиеш», диючеләр дә бар.

Ни генә булмасын, шулкадәр олы эшне башкарып чыкканнар Гүзәл белән Илдар. Афәрин!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-11-29/minem-pk-m-zur-sezg-3542703

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле