Ришат Фазлыйәхмәтов үлемнән калган

Җырчы белән ни булган соң?

Бу хакта аның хатыны Элмира социаль челтәрдә болай сөйли:

«Мин нәрсәдән башларга да белмим… Стресслар, борчылулар, концертлар, аны уңайсыз хәлдә калдырулары – барысы бергә җыелган да йөрәгенә китереп бәргән. Төнлә булган хәлләр коточкыч… Ул яшәү белән үлем арасында иде. «5 минутка соңга калган булсагыз, берни эшли алмас идек», – диде табиблар.

Борчулары әле бер, әле икенче яктан китереп бәрде. Концертлары өзелде, халык алдында уңайсыз хәлгә куйдылар. Кичә ул йоклый алмады, миннән йокы даруы сорады һәм кинәт аңын югалтты, суламый башлады. Мин нәрсәләр булганны да хәтерләмим. «Ашыгыч ярдәм» бик тиз килеп, алып китте. «Шоковый» залга алып керделәр, миңа әйберләрен бирделәр. Мин «аны югалтуым шушы» дип уйладым… Миңа Ришатны реанимациягә алып китүләрен әйттеләр. Ул әле дә реанимациядә, хәле стабиль, әлегә сөйләшми…»

Моннан соң Ришат үзе дә элемтәгә чыккан:

— Дуслар, барыгызга да сәлам. Реанимациядән палатага чыктым. Палатада ятам, Аллаһка шөкер. Савыгырга исәп бар, барыгызга да бик зур рәхмәт, – дигән ул.

Без дә Ришатка тынычланып, сәламәтлеген кайгыртып, исән-сау яшәвен телик!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-12-01/rishat-fazlyy-hm-tov-lemn-n-kalgan-3547750

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле