Үлемен мазут чокырында тапкан

Башкортостанда, Баймак районында коточкыч хәл булган.

Ике хатын-кыз мазут чокырына егылып төшкән.

МЧС мәгълүматлары буенча, өч хатын-кыз автомобильдә үз йортларына кайтып барганда, ташландык казанлык территориясен карарга карар итә. Иртәнге караңгыда алар мазутлы сыекча чокырын күрмәгән, ике хатын-кыз 2,5 метр биеклектән егылып төшкән. Өченчесе ашыгыч рәвештә 112 хезмәтенә шалтыраткан.

Зыян күрүчеләрнең берсенә көчле салкын тию диагнозы куелган. Икенче хатын тагын да күбрәк зыян күргән — ул бөтенләй мазутка буялган һәм бераздан вафат булган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-12-02/lemen-mazut-chokyrynda-tapkan-3549025

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле