Илнат Фәрхуллин: «Бер-ике көнгә генә кайтам»

Артист тормышының аерылгысыз өлеше – гастрольләр. Бу юлы без айлар буе өйләренә кайтып кермәгән кайбер җырчыларның хәлләрен белешергә булдык, гастрольле тормышлары турында сораштык.

«Гастрольле тормышка ияләнгән инде», – ди Илнат Фәрхуллин. Ул төркеме белән ай саен ун-унбиш концерт куя икән. «Менә шуннан санагыз инде… Өйгә бер-ике көнгә генә кайтып киләм. Концертлар ардырмый, юлда таушалабыз. Төркемдә беренче мәртәбә гастрольләргә йөрүче музыкантлар бар, быел алар да белде, күрде инде моның нәрсә икәнен», – ди җырчы. 

чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/128830/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле