Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар: «Без күнеккән инде…»

Җырлы гаиләләр – татар эстрадасының бер феномены, дисәк, арттыру булмас. Өйдә дә, эштә дә бергә булу мөнәсәбәтләргә йогынты ясыймы? Эштәгене өйгә алып кайту яхшымы, начармы? Аерым гына иҗат итү турында хыяллар уянгалыймы? Бу сорауларны танылган җырлы гаиләләрнең үзләренә бирдек.

Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар бер-берсеннән арырга өлгерми дә. Чөнки, беренчедән, икесе дә мондый тормыш рәвешен, үз эшен ярата, икенчедән, икесенең дә өстәмә шөгыльләре бар. «Әйтик, Илсур хоккей уйный, мин – хуҗабикә. Балалар белән мәш киләм, телим икән, дус кызларым янына барып кайтам. Без бергә эшлибез икән, димәк, бу икебезгә дә ошый. Без шундый тормыш рәвешенә күнеккән инде», – ди Гөлназ. Гаилә дуэтлары арасында төрле мисаллар бар, җырчы аларны да телгә алды. «Әйтик, Илмира – Руслан дуэты һәм гаиләсе таркалды, холыклары туры килмәде. Хәзер менә аерым-аерым иҗат итәләр. Безгә менә болай рәхәт, без шушы рәвешле нәтиҗәләргә ирешәбез, аерым концертлар куеп йөрүнең мәгънәсен күрмибез. Алда ни булыр – вакыт күрсәтер», – диде Гөлназ.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/130770/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле