«Хезмәт хаклары артмаячак»: 2024 елда безне акчага бәйле нинди яңалыклар көтә?

Яңа елга яңа өметләр белән керү – гадәти хәл. Иш өстенә куш дигән сыман, Аждаһа елы күпләр өчен финанс ягыннан да уңышлы булачак икән. Ә төрле ышануларны читкә куйсак, Яңа ел акча янчыгына нинди яңалыклар алып килде? 2024 елда безне нәрсә көтә?

Пенсия

Бу елның 1 гыйнварыннан пенсиягә чыгу яшенә бәйле чираттагы үзгәрешләр үз көченә керде. 2019 елда башланган реформаның (ә ул 2028 елга кадәр гамәлдә) дәвамы бу. Шулай итеп, 2024 елдан ир-атлар – 63, хатын-кызлар 58 яшьтән лаеклы ялга китәчәк. Пенсия алу өчен ким дигәндә 15 ел хезмәт стажы һәм 28,2дән ким булмаган пенсия баллары да кирәк. Быел картлык буенча пенсия алучыларның акчасы да артты. Яңалык барлык эшләмәүче пенсионерларга кагыла. Аларның акчасы 1 гыйнвардан 7,5 процентка индексацияләнде. Ил күләмендә картлык буенча иминият пенсиясе уртача 1,6 мең сумга артып, уртача 23,4 мең сумга җитәчәк, дип фаразлана.

Социаль пенсия исә ел да 1 апрельдән арта. Быел әлеге төр түләү – 7,5, 2025 елда – 9,5, 2026 елда исә 10,3 процентка артыр дип көтелә. «Агымдагы елда социаль пенсиянең уртача күләме 13,5 мең сум тәшкил итәчәк», – диелгән Россия Социаль фондының рәсми сайтында.

Бала түләүләре

Билгеле булганча, бу елның 1 гыйнварыннан инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләргә, эшләгән очракта да, тиешле түләүләрне алу хокукын бирделәр.

Яңа елның тагын бер яңалыгы ана капиталына өмет итүчеләргә кагыла. Моннан ары әлеге төр түләүне бала туганчы үзләре Россия гражданнары булган һәм туу хокукы буенча сабый Россия гражданлыгы алган әти-әниләргә генә бирәчәкләр. Сүз уңаеннан, быел ана капиталы беренче балага – 631 мең, икенче балага 834 мең сум булачак.

Декрет түләүләренә дә акча өстәлә. Быел йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 566 мең сумга җитәчәк. Игезәкләр табучыларга тагын 220 мең сумга якын акча өстәлә. Йөклелек буенча отпуск өчен түләү (140 көнлек ял) киләсе елда – 794 мең, 2026 елда 883 мең сум тәшкил итәчәк. Яшь ярымга кадәр бала караган әти-әниләргә иң күп айлык түләү, моңа кадәр эшләгән очракта, 49 мең сумга җитәчәк. Былтыр ул 33 мең сум чамасы иде. Сабый белән өйдә утыручыларны алга таба тагын да зуррак сөенче көтә. Киләсе елда әлеге төр пособиене – 69 мең, ә 2026 елда 77 мең сумга кадәр җиткерү каралган. 2024 елның 1 февраленнән бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 24 мең сумнан артып китәргә ихтимал.

Башка төр пособиеләр

Россия һәм Хезмәт Геройлары, ветераннар, инвалидлар, блокададагы Ленинградта яшәгән һәм башка кайбер төр категориягә керүчеләргә пособие күләме ел саен 1 февральдә арта. Быел ул – 7,5, 2025 елда – 4,5, 2026 елда исә 4 процентка үсәчәк, дип фаразлана.

Эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме дә быел айга 122 мең сумнан артып китәчәк. Дөрес, моның өчен 8 ел һәм аннан да күбрәк эш стажы кирәк. 2024 елда 5–8 ел эш стажы булганнарга эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме – 98 мең, 5 елга кадәр стаж булган очракта 74 мең сум.

Салым чигерүләре

Бу елдан түләп дәваланучыларга, түләп укучыларга каралган социаль «вычет» күләме артты. Озын сүзнең кыскасы, спорт, дәвалану, хәйриячелек, уку һәм иминиятләштерү өчен сарыф ителгән 150 мең сумга кадәр акчадан салым чигерергә мөмкин. Бу очракта 19500 сумга кадәр акча кире кайта. Ә бер баланы көндезге бүлектә укыткан өчен 110 мең сумга кадәр акчадан «вычет» алырга була, алдагы ел белән чагыштырганда бу ике тапкыр күбрәк. Әти-әниләр түләгәннең 14300 сумын кире кайтарырга мөмкин.

Салым дигәннән, былтыр ил күләмендә күчемсез милекнең кадастр бәясен дә яңадан исәпләделәр. Кайбер мәгълүматларга караганда, әлеге төр салым 21 процентка кадәр артырга мөмкин. Тик яңа бәяләрне агымдагы ел өчен салым исәпләгәндә генә файдаланачаклар.

Яңа мая

Бу елдан илдә озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасы эшли башлады. Моның өчен дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды белән килешү төзергә һәм шунда даими рәвештә акча күчереп барырга кирәк. Программада 18 яшьтән теләге булган һәркем катнаша ала. Килешү төзегәндә, беренчел кертем күләмен, аның вакытын һәм суммасын үзең билгелисең. Тик шунысы бар: килешү ким дигәндә 15 елга төзелә. Ягъни түләүләр әнә шул вакыттан соң гына яки хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшь тулгач килә башлаячак. 2,8 миллион сумга кадәр җыелган акча иминиятләштереләчәк. Мая, иң беренче чиратта, фондка даими кертемнәрдән җыелачак. Шулай ук, программага пенсиянең 2014 елдан бирле «катырылган» тупланма өлешен дә күчерергә рөхсәт иттеләр.

Быелның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ), 18,5 процентка артып, 19 мең 242 сумга җитте. Чагыштыру өчен: 2023 елда әлеге күрсәткеч 16 мең 242 сум иде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/131534/

Бәйле