«Рәхәт күрмәсен… Үлсен!»

«Баланы коткару өчен ир белән хатын бик күп әйберләрен сатты. Хәтта машиналарын да…»

«Кайгы килгәндә уртаклашыр кешеләр бар, ә менә шатлык килгәндә аның бедзн бүлешер кеше юк», — дигән иде бер танышым. Чыннан да, шундый заманда яшибез. Ниндидер бер куаныч килсә — моның турында хәзе якыннарга да әйтмибез, чөнки көнләшүчеләр күп. Шуңа да, бәлки, бүгенге кеше тормышның рәхәт вакытларын күрә дә белмидер. Социаль челтәрләрдә басылган хатта да шундый хәл турында бәян ителә.

«Танышларның көтмәгәндә балалары онкологиядән үлде. Дәвалауга бик күп акча түктеләр. Нәрсәләрен сата алдылар — шуны саттылар, шул исәптән машиналарын да. Бар тырышлыклары юкка гына булды шул. Машиналарын туганнары сатып алган иде. Менә бер ел була, дигәндә тагын начар яңалык килеп ирешә боларга. Машинаны сатып алган туганнарында да яман шеш табалар. Боларга да машинаны сатарга туры килә. Машинаны танышлары сатып ала. 3 ай үтүгә машинаны сатып алган ирнең хатынында да шеш табалар. Бу хатын анализлар бирә. Һәм кинәт аңа уй килә. «Ничектер бик сәер бу. Машинаны алган һәммәбезнең гаиләсендә шушы чир», — дип уйлый ул. Һәм ул бер әбигә бара. Әби моңа түбәндәгеләрне әйтә: «Күптән түгел генә сез кыйммәтле әйбер алгансыз. Шул әйбердә бозым ясалган әйбер бар. Һәм ул үлемгә ясалган. Аны сезнең өчен эшләмәгәннәр. Ул сезгә шул сатып алган әйбер белән күчкән ди. Эзләгез шул әйберне. Табыгыз һәм яндырыгыз аны», — ди.
Чыннан да машинада кечкенә генә төргәк табалар. Анда балчык, чәч, тырнаклар була. Яндыргач, әби янына барып бозымны салдыралар. Бәхеткә каршы, теге хатында «доброкачественный» булып чыга. Ә теге ир туганнарын шулай ук коткарып калалар. Метастаз башланмаган була. Менә тормышта шулай да була ул. Әби бу бозымны көнчелектән эшләгәннәр, дип әйткән».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-01-09/r-h-t-k-rm-sen-lsen-3595106

Бәйле