Гөлназ Сәфәрова иң яраткан сүзенең нинди сүз икәнлеген әйтте

Алып баручы Гөлназ Сәфәрова, «рәхмәт» сүзен әйткәч, җиңел булып китә, ди.

«Мин бу сүзне бик яратам. Ул шундый җылы, рәхәт, «ак» энергияле сүз. Яңгырашы белән дә «рәхәт» сүзенә охшаган бит. Әле мин кемгә дә булса бик каты рәхмәт әйтергә теләсәм, «мең рәхмәт» дияргә яратам. Бүген мин, беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле. Аяк-кулларыбыз исән-сау, күрәбез, ишетәбез, сөйләшә, эшли алабыз. Әти-әнигә дә көн саен мең рәхмәт укысаң да артык булмас», – дип сөйләде ул безгә. Бу сүзне мөмкин кадәр күбрәк әйтергә кирәк дип саный ул. «Аны ишеткәч, кешенең күңеле була. Ул аннары башка кешенең күңелен күтәрә. Димәк, дөньяга позитив тарала, үзенә күрә чылбыр барлыкка килә».

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/132379/

Бәйле