Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев авыр кайгы кичерә.

«Рәмзис абый, бәхил бул! Әтиемнең энекәше (племянник), ике ел аерма белән бер үк көнне мәрхүм булдылар.

Әйе, без аның белән сирәк аралаштык. Әмма бу берни турында да сөйләми. Туганлык – канда ул», – дип яза җырчы социаль челтәрдә.

Әнвәрнең әтисе Мәрвән абый гомер буена колхозда эшләп, кичләрен, бәйрәмнәрдә гармун уйнап якыннарын сөендергән, алты баласына хезмәт тәрбиясе генә түгел, сәнгатькә мәхәббәт тә тәрбияләгән кеше иде. «Минем әти — көтүче, әни — чөгендерче», — дип горурланып сөйли Әнвәр.

Мәрвән абый туганнан туган энесен каршылап торсын, якыннарыңның урыннары җәннәттә булсын, Әнвәр! Без сине башкала концертларында сагынып көтеп алачакбыз.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-01-19/b-hil-bul-3609902

Бәйле