«Ник кызларны шулай тәрбиялисез?»

«Ир-егеттән кыйналып яшәтәсе булгач, ник тудырдыгыз аларны?!»

«Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең кабул итү бүлегендә эшлим мин. Беркөнне полиция хезмәткәрләре бер кызны китерде. Күз төпләре кара янган, тәнендә карарлык җире калмаган. Документлар тутырган вакытта, ни булды, дип төпченә башладык. Ул сөйләгәннәрдән мин дә, шәфкать туташы да шок хәлендә калдык.
Егете белән бергә яши башлавына әле ярты ел да юк икән. Кыз үзе зур бер кибеттә менеджер булып эшли. Авылдан. Ә егете белән эш урынында танышкан. Кыз аның хатын-кызга карата игътибарлы булуына, ягымлы сөйләшүенә мөкиббән киткән. Һәр очрашуга кочак-кочак чәчәк бәйләме белән килгән, алтын алкалар бүләк иткән. Аннан егет бергә яшәргә тәкьдим иткән. Әнисе вафат, әтисе башка хатын белән яши икән. Ә фатир егеткә калган. Бергә яши башлап бер ай үткәндерме, егете кызны хыянәт итүдә гаепли башлаган. Кул уйнатулары да гадәти күренешкә әверелгән. Соңгы тапкыр кыйнавы турында күз яшьләрсез дә сөйли алмый кыз. Смена азагында кибеткә товар китергәннәр, җаваплы кеше буларак, кыз аны кабул итәргә мәҗбүр була һәм өенә ике сәгатькә соңлап кайта. Өйдә шактый салмыш хәлдәге теге егет әшәке сүзләр белән каршы ала. «Кайда йөрдең? Синең башка егетең бар бит», — дип тукмарга керешә. Кызның ачыргаланып кычкыруын күршеләре ишеткән, шулар полиция чакырткан да.
Кызның баш мие селкенгән, берничә кабыргасы сынган иде, бите турында әйтеп тә торасы юк. Полиция хезмәткәрләре кыздан сорау алды анысы. Егетне суд көтә, диде алар. Менә шундый ир-егетләрнең кыланмышына ник түзеп тора икән акылсыз хатын-кызлар? Мин феминист түгел, әмма үземнең бәямне беләм. Хөрмәтле әти-әниләр, сезгә мөрәҗәгать итәм, кызларыгызны яратыгыз, үз бәясен белеп үссеннәр. Менә шундый зимагурлардан ерак торсыннар. Тукмак астында яшәгәнче, тыныч тормыш җан рәхәте бит».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-01-23/nik-kyzlarny-shulay-t-rbiyalisez-3614339

Бәйле