- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Бүген Казанның 18нче хастаханәсендә янгын чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр итүенчә, янгын турындагы хәбәр 13:24 сәгатьтә килгән.
Хастаханәнең икенче катында чыккан янгын мәйданы 80 квадрат метрны тәшкил иткән. 13:58 сәгатьтә аны сүндергәннәр. Беренчел мәгълүматлар буенча, 22 кешене эвакуацияләгәннәр, зыян күрүчеләр юк.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/gadattan-tys-xallar-ministrlygy-kazanda-18-nce-xastaxanadage-yangyn-laboratoriyada-cykkan-5882384