Әнвәр Нургалиевның юбилеена хатыны көтелмәгән бүләк ясаган

Җырчы Әнвәр Нургалиевның 50 яшьлек юбилеена хатыны Ирина көтелмәгән бүләк ясаган. Ул аңа шигырь бүләк иткән һәм аны социаль челтәрләргә урнаштырган.

Илле яшең, юбилеең белән,

Кадерлебез безнең, жанашым. Һәрвакытта йөзең балкып тора,

Нурлар чәчә назлы карашың.

Туксан дүртнең 16 нчы мае,

Сеңеп калган йөрәк түрендә.

30 ел (Аллаһка шөкер) иңне-иңгә куеп,

Атлыйбыз без әле бүген дә.

Чабар аттай узып китте еллар,

Ә мәхәббәт уты сүнмәде.

Тик үзебез беләбез без, иркәм,

Бу юлларны ничек үткәнне.

Яхшы әти дә син, яхшы ир дә,

Без бәхетле жирдә син булганга.

Шундый гаилә бүләк иткән өчен,

Рәхмәт әйтәм бүген Ходайга.

Уртак сөю, мәхәббәттән,

Ул һәм кызыбыз туды.

Бәхетле үсеннәр диеп,

Бар нәрсәне булдырдык.

Кайда гына йөретмәде

Баллы, татлы, ачы язмыш.

(Базарда да саттың, җиһаз да ясадың, дворник та булдың)

Син ышанычлы булганга,

Шөкер, гөрләп барды тормыш.

Гастрольләргә киткән чакларыңда,

Барыбыз да көтеп калабыз.

Синең уңышларга сөенәбез,

Һәм борчылып көтеп торабыз.

Ә төннәрен, яшь чакларда кебек,

Таңга кадәр оча смс.

Башкаемны горур тота алам,

Чөнки син бит минем бик зур таяныч.

Олыгайган көндә бергә

Оныклар сөйсәк иде .

Балаларның шатлык-игелеген

Бергәләп күрсәк иде.

50 яшь ул ир кешенең,

Иң өлгергән матур чоры.

Алтын көзләргә җиткәнче,

Парлап җырлыйк тормыш җырын.

Юбилеең котлы булсын, жаным,

Озын булсын гомер юлларың.

Яннарыңда булсын, гел янәшә,

Иң кадерле , якын кешеләрең», – дип яза Ирина.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/133418/

Бәйле