Татарстанда ир-ат белән хатын-кыз үз өендә янып үлгән

Узган төндә Яшел Үзән шәһәренең Мичурин урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Янгын 2 февральдә төнлә Мичурин урамындагы 4 нче йортта чыккан.

Коткаручылар килгәндә, йорт эчен тулысынча янгын телләре чорнап алган булган. Ут 56 кв.м. мәйданга таралган. Янгын сүндерүчеләр йортта 69 яшьлек ир-атның һәм 76 яшьлек хатын-кызның мәетен тапканнар. Тикшерүчеләр янгын чыгуның ике сәбәбен күздә тота: тәмәке тартканда саксызлык, яки электр челтәрендәге төзексезлек.

чыганак: https://www.business-gazeta.ru/news/621923


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле