Аерылышырга иде…

– Ирем – чит ил гражданы. Аның әлеге вакытта кайда икәнен белмим, 12 ел тавыш-тыны юк. Соңгы вакытта җәза срогын үтәп, иреккә чыккан, диделәр. Аның белән аерылышу өчен гаризаны ничек һәм кая бирергә?

– Яшәү урыныгыз буенча мировой судка гариза бирә аласыз. Русия Гражданнар кодексының 44 бүлеге нигезендә суд дәгъваны кабул итәргә һәм карарга тиеш. Ирегезнең сезгә билгеле булган соңгы яшәү урынын күрсәтегез.

Процесс озакка сузылачак, чөнки документлар Русия Юстиция министрлыгы аша җибәреләчәк. Дәгъва гаризасы үрнәкләре һәм дәүләт пошлинасын түләү өчен реквизитлар мировой судта саклана.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-02-02/aerylyshyrga-ide-3626955

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле