Орлыклар ничә ел саклана?

Кайбер яшелчә һәм чәчәк орлыкларының саклану вакытын тәкъдим итәбез.

Бакчачыларга орлыкларны барлый башларга вакыт та җитте. Түбәндә кайбер яшелчә һәм чәчәк орлыкларының саклану вакытын тәкъдим итәбез:

* борчак, кузаклылар, фасоль, редис, ачы торма, брюква, кабак, рәйхан, кәбестә, помидор, гвоздика, хуш исле борчак, ачы борыч — 3-5 ел;

* кишер, салатлар, цикорий, чөгендер, шалкан, шпинат, баклажан, татлы борыч, календула, люпин, маргаритка, настурция, петуния, шток-роза — 3-4 ел;

* петрушка, суган, шнитт, кузгалак, рәваҗ, спаржа, тмин, укроп, кресс-салат, иссез әрем, чабыр үләне, фенхель, шалфей, майоран, мелисса, миләүшә чәчәге, күкчәчәк, гайлардия, георгин, иберис, пиретрум, кыңгырау чәчәк, маттиола, шалфей, хризантема — 2-3 ел;

* ташкабак, патиссон, кыяр, кавын, карбыз — 6-8 ел;

* сельдерей, пастернак, суган-слизун, берьеллык астра, бәрхет, космея, дельфиниум — 1-2 ел.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-02-02/orlyklar-nich-el-saklana-3628046

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле