«Социаль челтәрләр тормышларының астын өскә китерде…»

«Шундый бәхетле пар иде. Йолдызлар тормышын карый-карый, хатын тәмам акылын җуйды».

«Шундый матур пар иде алар. Егет — 5нче, кыз 1нче курста укыганда таныштылар. Бергә йөри башлаган көннәреннән үк бу парның бергә буласына шикләнмәделәр дә. Укуны тәмамлагач авылга кайтам дип уйлаган егет башы-аягы белән гашыйк булды һәм фикерен үзгәртте. Шәһәрдә калды ул, шәп кенә эшкә урнашты. Кыз 5нче курсны тәмамлауга ук өйләнештеләр дә. Башта малайлары туды, тагын дүрт елдан кызлы да булдылар. Бер бүлмәле фатирдан икелесенә күчтеләр, дача алып, җәйләрен шунда рәхәтләнеп яшәделәр. Икесе дә машина алды. Ләкин…

Бергә яши башлауларына 10 ел була дигәндә аерылышты алар. Моңарчы бергә тауларны да күчерешергә әзер булган хатын социаль челтәрләрдә сәхнә һәм сәнгать йолдызларның тормышын күзәтә-күзәтә, үзе дә үзгәрде, тормышын матурлыйсы килде, ирен бай булмауда гаепләде, сәяхәтләр, миллионнар турында хыялланды. Ир уртасы булган әти кеше дә үзгәрде, үзен чыннан да гаепле итеп сизде, тагын да күбрәк акча эшлим дип, төннәрен, ялларында таксида чыга башлады. Моңарчы башка хатын-кызлар турында уйлап та карамаган ир берзаман хатын-кызлар белән чуала башлады. Кыскасы, аерылыштылар…

Дүрт еллап инде аерым яшиләр. Сөйләшмиләр. Әти кеше балаларын ташламады, көн саен диярлек алар белән, мәктәптән ала, түгәрәкләргә йөртә… Әни кеше дә тырыша-тырыша эшли, кызларын кешедән ким-хур итмичә үстерергә бөтен көчен сала. Ире белән яшәгән ике бүлмәле квартираны сатып, шәһәр яныннан өй дә сатып алды. Бер-ике ир-егет белән очрашып та карады, әмма балалары алдында яхшысынмады, әлегә үзе генә яшәргә дигән фикергә килде.

Ир кеше дә үзе генә яши, кайвакыт таныш хатыннарын үзенә чакырып, ирлек дәртен сүндереп ала. Әмма анысы да элекке хатыны белән яңадан кушылудан баш тарта, инде артык ялынасы, үтенәсе килми…
Бәхетле итәсе килә дә бит үзләрен, ләкин… Шундый матур пар иде, югыйсә…»

Шушы хатны укыгач, төрле уйлар килде. Кызык инде бу тормыш. Берәү исерек иренең кул күтәрүенә, даими хыянәт итүенә, акча эшләмәгәненә түзеп яши. Икенчеләр юктан да сәбәп табып аерылыша. Шул ук вакытта һәркем бәхетле булу турында хыяллана…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-02-05/sotsial-chelt-rl-r-tormyshlaryny-astyn-sk-kiterde-3630872

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле