«Ни җитми сезгә, ирләр?»

«Иремә җиңелрәк булсын дигән идем…»

«Аңламассың бу ирләрне…
Ахирәтем эшләми, өйдә утыра. Декрет ялына чыккан иде, инде улына 6 яшь булуга карамастан, һаман эшкә чыгарга ашыкмый. Ул беркайчан да бизәнми, тырнакларын буямый, чәчләрен карамый, һәрвакыт сузылган футболкада һәм иске чалбарда йөри. Күптән түгел бию түгәрәгенә йөри башлады. Мин шаккаттым. Эшләми, ә менә түгәрәккә иренең акчасы жәл түгел. Өйдә яткач, сөйләшүенең дә кызыгы юк. Әллә ни акыллы да димәс идем үзен…

Мин ике урында эшлим. Һәрвакыт үземә матур күлмәкләр алам. Косметологларда еш булам. Әлегә балабыз юк, ныклап аякка баскач, ата-ана булу дөресрәк кебек. Эшемдә дә хөрмәт итәләр. Ә менә ирем читкә йөри сыман… Ир-егетләр матур, тормышта үз урынын тапкан хатын-кызларны ярата, диләр. Минем ахирәтемне ире ныграк ярата сыман…», — дип язган бер яшь хатын социаль челтәрләрдә.

Шунда ук комментарийлар да язганнар.
«Юк, сез — юләр. Сезне ике эштә эшләткән иргә кияүгә чыккансыз. Ә менә ахирәтегез — акыллы, ирен үз кубызында биетә белә»; «Ир кешегә матурлык кирәкми. Хатын-кыз кирәк. Сез бит — эш аты» һәм башка шундый хәбәрләр килгән.

Чыннан да, әллә ир-егетләргә үз-үзен тәэмин итә алучы хатын-кыз түгел, ә менә шулай үзен жәлләтә белүче гүзәл затлар кирәкме икән?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-02-09/ni-itmi-sezg-irl-r-3637233

Бәйле