«Ихтыяр көчең булса, чыгасың…»

Татар җырчысы ару гына салгалаган чакларын искә төшергән.

Әбри Хәбриев үзенең социаль челтәрләрдәге «Ә син?» тапшыруына җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовны чакырган. Ул Ришатның исерткеч эчемлекләр белән мавыккан чаклары турында да сорау биргән.

«– Менә синең бик каты эчкән вакытларыңа килеп җиттек… Рәхәт идеме? Ник эчә идең? Берәр тәм, ямь таба идеңме?

– Элек, өйләнгәнче, гастрольләргә барганда салгалый идек. Авырмый идек тә, белми идек тә. Шайтан суы башны да бутамый иде. Сәхнәгә минем беркайчан да салып чыккан юк. Аерылгач, ныклап сала башладым.  Әти-әни юк, ярдәм итүче юк, төрле уйлар керә… Абыйлар әйтеп карый инде. «Авыр», – дип әйтәм.

Андый хәлдә калуны беркемгә теләмим. «Кодировка да ясарга була», – дип әйтүчеләр бар. Кеше сүзе керми. Ихтыяр көчең булып, чыга алсаң – чыгасың.  Кеше әйткән керми, үзеңне җиңә алсаң, котылырга була», — ди Ришат.

Аның хәмердән ваз кичүенә 4 елдан арткан икән инде. «Эчә белмим, белмәгәч башларга да түгел», — ди Ришат.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-02-12/ihtyyar-k-che-bulsa-chygasy-3641013

Бәйле