Наркоздан айнымаган: өч яшьлек сабый теш табибы кабул иткәндә вафат булган

Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү буенча җинаять эше кузгатылган.

Фаҗига 12 февральдә Тверьдә булган. Россия Тикшерү комитетының Тверь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, 12 февральдә теш табибы кабул иткәндә 3 яшьлек кызчык аңын җуйган. Тешен дәвалау өчен баланы наркоз биреп йоклатканнар, әмма ул наркоздан айнымаган.

Сабыйны ашыгыч төстә хастаханәгә озатканнар. Биредә ул аңына килмичә вафат булган. Фаҗигагә бәйле рәвештә иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/news/ne-vyshla-iz-narkoza-trehletnyaya-malyshka-umerla-na-prieme-u-stomatologa

Бәйле