Атна ахырында Татарстанда кабат кар явачак

Татарстанда инде алдагы ялларда ук атмосфера фронтлары йогынтысында һава шартлары үзгәрә башлый, температура фоны күтәрелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.

Шимбә, 17 февральдә, республика территориясендә соңгы көннәрдә хакимлек иткән төньяк антициклон акрынлап көньяк-көнчыгышка күчә, атмосфера басымы төшә башлый.

Төбәкнең көнбатышы атмосфера йогынтысына эләгә: анда урыны белән бераз кар явачак, ә көнчыгышта явым-төшем көтелми. Синоптиклар әйтүенчә, «көчле салкыннар чигенә». Һава температурасы төнлә -16..-21 градус, көндез -10..-15 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбегә каршы төндә, 18 февральдә, явым-төшем ихтималы аз. Шулай да көндез Татарстанның көнбатыш районнарында төньяк циклонның атмосфера фронты якынаюга бәйле рәвештә буран фаразлана, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитә. Температура фоны төнлә — 13..-18 градус, көндез -6..-11 градуска кадәр күтәреләчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 19 февральдә, төньяк циклонның атмосфера фронты зонасында кар явуын дәвам итә, буран чыга һәм көчле җил исә. Көн тагын да җылыта: төнлә һава температурасы -6..-11 градус, көндез -3..-8 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 20 февральдә, фронталь система көнчыгышка киткәннән соң республикада явым-төшемнәр туктый. Төнлә -9..-14, көндез -4..-9 градус салкын булуы көтелә.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/atmosfera-frontlary-tatarstanga-cirattagy-buran-alyp-kila-ham-beraz-ylyta-5883250

Бәйле