Зәйнәб Фәрхетдинова: «Исерек әти янында калдырырга курыккан әни мине үзе белән ала иде»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрләрдә балачак хатирәсе белән уртаклашты.

— Күңелле дә , күңелсез дә хәтирә искә төште. Исерек әти янында калдырырга курыккач, әни мине иртән, сәгать 5.00, эшенә алып китә иде. Кышның бер көнендә, суыктан яшеренеп ияреп барганда: «Әни, синең башыңда бер кат яулык бит, сиңа суык тугелме? Кулың да өшемиме?» дип юл буе сорап, аның мине җылытып баруына аптырап, кат-кат сорап бардым. Ул миңа көлеп, шаярту хисе белән: «Әниләр өшемиләр алар», дип җавап биргәне, ул көннәр , әле дә исемдә. Кулы һәрвакыт җылы, хәтта кайнар иде. Кайвакыт әнинең кулына бияләй дә кияргә оныткан вакытларын хәтерлим. Авыр булса да әни турында сөйләгәч, йөрәктә шундый рәхәт», — дигән ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/135168/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле