Кремль: Путин Федераль Җыенга 29 февральдә мөрәҗәгать итәчәк

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга 29 февральдә мөрәҗәгать итәчәк. Кремль сайтында шундый мәгълүмат урнаштырылган.

«Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Җыенына 2024 елның 29 февралендә еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк», – диелә кыскача белдерүдә.

Россия лидеры юлламаны соңгы тапкыр 2023 елның 21 февралендә игълан иткән иде. 2022 елда Владимир Путин закон чыгаручылар каршында чыгыш ясамады, бу «вакыйгаларның зур динамикасы» белән бәйле дип аңлатты.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kreml-putin-federal-yenga-29-fevralda-moraagat-itacak-5883420

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле