Tele2 үз инфраструктурасын арттырды һәм Татарстанда элемтәне тагын да яхшыртты

-- Лейла

Россиянең Tele2 мобиль элемтә операторы 2023 ел нәтиҗәләре буенча техник үсеш нәтиҗәләрен игълан итте. Әлеге оператор 55 торак пунктта яшәүчеләргә мобиль хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итә, шунысы да игътибарга лаек – аларның күбесендә мобиль элемтә беренче тапкыр гына барлыкка килә. Моннан тыш, компания гамәлдәге инфраструктураның 15%ын яңарткан, бу исә, үз чиратында, Интернет тизлеген уртача 15%ка арттырырга мөмкинлек биргән.

Tele2 челтәрендә интернет-трафикны куллану бер ел эчендә 18%ка арткан. Татарстанда әлеге операторның һәр абоненты аена уртача 17 ГБ куллана дигән сүз. Инфраструктурага йөкләнеш һәм абонентлар санының артуы турындагы мәгълүматларга нигезләнеп, 2023 елда оператор челтәрнең сыйдырышлылыгын 5 процентка арттырды һәм республиканың база станцияләренең 15 процентын яңартты. Эшләр ерак районнарда да, зур торак пунктларда да башкарыла, алар арасында Әлмәт, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре дә бар.

“Ростелеком”ның (УЦН 2.0 проекты) цифрлы тигезсезлеген бетерү проектының икенче этабы кысаларында Tele2 мобиль операторы компетенцияләр үзәге буларак чыгыш ясый: радиочастоталы планлаштыру үткәрә, база станцияләре буенча төзелешне һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен координацияли. 2023 елда исә республиканың 26 районыннан булган тагын 55 кечкенә торак пунктта яшәүчеләр мобиль интернет белән файдалана алды, алар арасында Арча, Бөгелмә, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба районнары да бар.

Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең 98 проценты Tele2 ның тавыш элемтәсе һәм югары тизлекле мобиль интернетын куллана ала.

Андрей Иванов, «Волга» Tele2 макрорегионының техник директоры:

“2023 елда мобиль хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту Татарстанда яшәүче 570 меңнән артык кешегә кагылды. Бу чорда Tele2 ның төп бурычы булып, гамәлдәге инфраструктураны үстерү һәм модернизацияләү тора. Компания цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә, кечкенә торак пунктларда да челтәрне арттыра. Шул ук вакытта Tele2 зур шәһәрләрдә дә яңа объектларны элемтә белән тәэмин итә, иҗтимагый әһәмиятле киңлекләрдә һәм ял итү урыннарында аның сыйфатын күтәрә. Быел без, халыкка абонентларның ихтыяҗларына һәм заманча стандартларга җавап бирүче сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү өчен, челтәребезне үстерүне дәвам итәчәкбез”.

Ил буенча компания 6000дән артык база станциясе урнаштырган, барлык 69 төбәктә тавыш элемтәсен һәм Интернетны яхшырткан.

Tele2 турында белешмә

Tele2 – Россиядә 2003 елдан бирле эшләүче мобиль элемтә операторы. Бүген компания илнең 69 төбәгендә, шул исәптән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә хезмәт күрсәтә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең абонент базасы 48,1 млн кулланучыны тәшкил итте (MVNO «Ростелеком»ны исәпкә алып). Tele2 продукт портфелендә физик затлар өчен дә, корпоратив клиентлар өчен дә гади һәм уңайлы тәкъдимнәр бар. Оператор хезмәтләрнең югары сыйфатын һәм клиент сервисының яхшы дәрәҗәсен гарантияли.

Tele2 мобиль операторы NPS (Net Promoter Score) индексы буенча телеком-тармагында – лидер. 2022 ел нәтиҗәләре буенча NPS күрсәткече иң якын көндәш нәтиҗәсеннән 10 п.п. артыкдип билгеләнде. lifestyle enabler стратегиясен тормышка ашырып, Tele2 операторы телеком кысаларыннан чыгып, яңа мобиль сервислар экосистемасын булдыра. Башка тармак компанияләре белән партнерлыкта оператор инновацион продуктлар тәкъдим итә, алар абонентларның өстенлекләрен чагылдыра һәм аларның яшәү рәвешен хуплый.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле