Тырнашмагыз инде, кызлар…

Җырчы Марат Яруллин тамашачылары белән башкача фотога төшмәскә мәҗбүр.

Маратны Блоговещенда тырнап кайтарганнар. Муенындагы канлы яраны күрсәтеп, ул болай сөйли:

«Благовещен бик зур рәхмәт, бик күңелле кич булды. Ләкин тагын бер кат кайбер кызларның әшәкелегенә инандым. Фотосессиядә тагын күңелсез вакыйга булды. Әллә үбешәсе килде, әллә нәрсә… Ачуланмагыз, менә шундый хәлләрләрдән соң минем башка фотосессия ясыйсым килми. Бу инде бернинди кысаларга да сыймый», – ди ул.

Марат Яруллинның Магнитогорскидагы фанаткалары тешләп кайтарган инде. Инде Благовещендагылары — тырнап. Ни булган бу кызларга?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-02-24/tyrnashmagyz-inde-kyzlar-3656068

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле