Җилкәдәге утырымнан ничек котылырга?

Ни өчен җилкәдә шундый калкым барлыкка килә, аннан ничек котылырга?

Күп кенә хатын-кызларда 35-40 яшьтән соң җиденче муен умырткасы өстендә җилкәдә еш кына «горбик» — майлы утырым барлыкка килә.

Ул муен артерияләрен кысарга, баш миенең һәм муен зонасының гипоксиясенә (кан белән тәэмин ителеше бозылуына) китерергә мөмкин. Шуңа күрә аны бетерсәгез, яхшырак.

Моның өчен:
⠀- 3 аш кашыгы зәйтүн маен һәм 1 чи йомырканы стаканга салып, болгатырга;
— шул ук күләмдә скипидар һәм 6 процентлы аш серкәсе (якынча өчтән бер стакан скипидар һәм уксус) кушарга һәм янә җентекләп болгатырга;
— 15-20 минутка «горбик»ка мазь салырга кирәк.

Соңыннан җылымса су белән юыгыз. Берничә процедурадан соң файдасы сизелергә тиеш.
Шул ук мазьны тозларны бетерү өчен дә кулланалар!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-02-21/ilk-d-ge-utyrymnan-nichek-kotylyrga-3652789

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле