«Кияүгә чыгар идем дә соң…»

«Ат та абына, диләр. Әмма…»

«Сездән киңәш соравым. Минем исемем Алия, миңа 26 яшь. Эш урыным да әйбәт, халык белән эшли торган эш. Моңарчы бер егет белән дә аралашканым, очрашып йөргәнем булмады, чөнки тәрбияле, ишле гаиләдә үстем. Әти-әнинең бер куз карашыннан шикләнеп үстек, хәзер дә шулай ук. Минем төп соравым шулайрак — «Нишләргә миңа?»

Ике ел элек безгә шофер булып Газинур исемле егет эшкә килде. 29 яшендә, карап торышка тәртипле, төскә дә чибәр, буй-сыны да бар. Тәртипле, тулы гаиләдән. Озакламый Газинур миңа куз салган булып чыкты, 1 ай вакыт уткәннән соң аралаша башладык, тәртипле генә очрашырга тотындык. Тик безнен район кечкенә булу сәбәпле, барча халык та бер-берсен бик яхшы белә. Газинурны кешеләр дә бик мактый.

Газинур миңа таба адымнарын ясый башлаганчы ук, мин аның уткән тормышы турында ишетеп өлгергән идем инде, һәм ышанмадым, узеннән сорарга булдым. Әти-әнигә дә бу егет турында сөйләгәч, башта баш тарттылар, ә инде вакыт узган саен бу егетне чынлап кургәч, аралашкач, тел төбен аңлагач, «Кемнең бу тормышта гаебе юк кызым?! Ат та хәтта абына» дип, йөреп карагыз диеп ризалаштылар.

Һәм Газинур сөйләгән сузләр, дә халык сөйләгән сузләр белән туры килде. Эш нидә? Газинур инде бер өйләнеп аерылган, 6 яшендә кызы бар. Өйләнүенең сәбәбе дә — ул вакытта йөргән кызының балага узуы. Аерылу сәбәбе, хатынын башка ир-ат белән тоткан. Бүгенге көндә элекке хатыны белән бала буенча гына аралашып торалар. Аерылуларына, ялгышмасам, 6-7 ел бар инде.

Ике ел очрашып йөргәннән соң, Яңа ел төнендә Газинур мина кияугә чыгарга тәкъдим ясый Һәм мин ризалашам. Тик тәкъдим ясаганнан бирле әрләшуләребез артып китте, очрашып йөргән вакытта да бик еш әрләшә идек, аның көнләшүе аркасында. Бер авызы «пешкәч», мине дә күрәсең шулай булырмын дип уйлый. Ә мин исә башка егетләргә күтәрелеп тә карамыйм бит. Ә инде соңгы вакытларда исә бөтенләй күзләрем ачыла төште. Мине кыз башым белән дә кадерләмәгәч, киләчәктә ни көтәр икән, дип уйланам. Чөнки тик торганнан көнләшүе, бәйләнүләре, ачудан ямьсез сүзләр әйтүе уйга калдырды. Мине үзе артыннан «чаптыртмакчы» була. Чөнки ул аерылышкач берничә балалы хатын белән чуалып маташкан булып чыга (үзе сөйләгән буенча), ул хатыннар исә Газинур артыннан үзләре «чапкан» булып чыкты, кияүгә чыгарга бик теләгән булганнар. Тик Газинур үз-үзенә сүз биргән булган: «Өйләнсәм бары кыз кешегә генә өйләнәчәкмен!» — дип. Чөнки, беренче хатыны да бу егет белән очрашып йөргән чакта ук кыз кеше булмаган.
Уйга баттым, әйтегезче, миңа нишләргә? Минем дә кияүгә чыгып, матур, тату гаилә корасым килә.

Тормышымда зур хата ясыйсым килми. Үкенерлек булмасын…. Төгәл киңәш бирсәгез, бик рәхмәтле булыр идем».

Менә шундый тәрбияле кыздан хат барлыкка килде. Аңа нинди киңәш бирер идегез?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-02-26/kiya-g-chygar-idem-d-so-3657837


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле