Әнвәр Нургалиев ярдәм сорый

Үзенә түгел, менә шушы егетләргә. Ни булган?

Әлшәй районының Әврезтамак авылында яшәүче Фирзәт Исмаиловның хатыны Маргарита балаларның берсенә — 2,6, икенчесенә 1 яшь булганда ташлап чыгып киткән. Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев бу хакта болай яза:

«Фирзәт — минем авылдаш. 4 ел элек Артем белән Артурны әниләре ташлап чыгып китте һәм хәзер кайдадыр Себердә яши. Бу балаларга кайчандыр Фирзәтне тәрбияләп үстергән әбисе – минем әниемнең дус кызы әни булды. 22 февральдә Тәнзилә апа вафат булды, аңа 86 яшь иде.

Акыллы малайлар. Аларны акрынлап аякка бастырырга ният. Хатыным белән, бу балаларны ташламыйбыз, дип карар иттек. Хәзер балаларыбыз артты – Диананың балалары, менә хәзер Фирзәтның балаларына бергәләп ярдәм итәрбез, аларны аякка бастырырбыз. Бу егетләр зур кеше булырга, илебезнең сакчылары булырга тиеш. Барыбыз да ярдәм кулы сузсак, бездән дә яхшы кеше булмас иде. Болай мөрәҗәгать иткәнем юк иде. Әлбәттә, мин үзем дә булышам. Изгелек беркайчан да җирдә ятмас. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Бик яхшы балалар, әтиләре дә тырыш, авырлыклардан курыкмый. Чит балалар булмый.

Ни өчен без мондый карарга килдекме? Чөнки сез безнең фаҗигагә битараф калмадыгыз, бөтен дөнья белән безгә ярдәм иттегез һәм хәзер дә ярдәмнән ташламыйсыз», – дигән ул.

Җәмәгать, балаларга ярдәм итик! Моның өчен Фирзәтнең апасының картасы: 2202206884805586 (Нагуманова Динара Ринатовна «на пожертвование» дип язарга).

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-02-29/nv-r-nurgaliev-yard-m-soryy-3662513

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле