«Төнлә кеше бәрдердем…»

«Машинадан төшеп карасам — беркем юк…»

«Биш ел элек дача сатып алган идек. Шәһәрдән 40 минут тирәсе барасы. Берсендә шулай кич бакчага юл тоттык. Шәһәрдән чыгып, ун километр үттек. Көн караңгылана башлаган вакыт. Машиналар юлда аз булгач, бераз тизрәк бара башладым. Хатын йоклый.

Кинәт машина каршында бер хатын пәйда булды. Мин аны бәрдердем. Тормозга басып, машинаны туктаттым. Хатын уянып китте, нәрсә булды, ди. Мин дәшми генә машинадан чыгып киттем. Карыйм — бер кеше дә юк. Йөрәк чыгам-чыгам дип тибә. Хатынга берни дә әйтмәдем. Тәгәрмәч астына нидер эләкте, дигән булдым.

Машинага утыргач, кузгалыр алдыннан көзгегә күз салдым. Чүт кычкырып җибәрмәдем: теге хатын машина артында басып тора! Миңа күзләрен төбәгән. Ачулы да түгел карашы. Ничектер, уйга баткан кебек. Аннары юкка чыкты. Тагын машинадан чыгып карадым. Юк бер кеше дә.

Тәмәке тартып тынычланып алдым да машинага утырдым. Киттек дальше. Нормально барып җиттек. Кире кайтканда шул урынга җитәрәк як-якка карап барам. Карыйм — юл астында бер чардуган күренә. Машинаны туктатып, барып карарга булдым. Күптәнге икәне күренеп тора. Үлән баскан. Ташындагы язулары уже күренми. 1923 елда туган елын гына укый алдым. Фотосы да танырлык түгел. Кояш ашап бетергән. Үләннәрен чистартып, матурлап куйдым. Христиан динендәге кешедер, бәлки, дип, кесәдәге печеньены да куйдым каберенә. Әбидән өйрәнеп калган догаларны да укыдым чистарткан арада…

Хатын аптырашта. Сораштыра, нәрсә булды сиңа, ди, белгән кешеңме әллә, ди. Аңа бакчага барганда күргәннәрне сөйләү юк инде. Куркуыннан йөрәге тотар тагын. «Үлән басып бетергән бит. Караучысы юк, ахры, шуңа чистартып алдым инде», — дидем…

Башка андый сәер хәлләр булмады юлда. Ләкин шул юлдан барганда күңелгә шундый тыныч. Кемдер саклыйдыр кебек. Хәзер шулай кайчак туктап, чистартып китәм шул кәберне…»

Бер ир-егетнең хаты бу. Искиткеч хәлләр бар дөньяда…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-02-29/t-nl-keshe-b-rderdem-3662362

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле