Элвин Грейның хәлләре яхшы түгел…

Элвин Грей (Радик Юльякшин) «Первая союзная» youtub-канал авторы белән яңа интервьюсында шаккатыргыч хәбәр җиткерде.

Ул ишетү сәләтен югалта.

Аның барабан ярыларына зыян килгән. Хәзер ул 60%ка гына ишетә.

«Кызганычка каршы, мин ишетү сәләтен югалттым. Тупас итеп әйткәндә, минем колакларымда хаос барлыкка килә, колаклар һәрвакыт шаулый. Мин көчле тавышларны тыңлый алмыйм. Бу хәтта кычкырып сөйләшүләргә һәм көлүгә дә кагыла. Хәзер миңа теләсә нинди студия эше, концертлар һәм көчле тавыш белән бәйле булган бер нәрсә дә ярамый. Хәзерге вакытта дәвалау буенча барысы да эшләнде. Зыян күргән күзәнәкләрнең нормага килүен көтәргә генә кала», — дип сөйләде җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-03-02/elvin-greyny-h-ll-re-yahshy-t-gel-3666279

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле