Татарстанда ике бала коега төшкән

Тикшерүчеләр Чистайда 2 бала коега төшкәннән соң җинаять эше кузгаткан. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып яза.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә Чистай шәһәрендә 4 һәм 6 яшьлек ике баланың кар белән капланган коега төшүе турында хәбәр таралган. Сабыйлар коедан чыгарылган һәм аларга тиешле ярдәм күрсәтелгән. Әлеге очрак буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары “Битарафлык” статьясы нигезендә җинаять эше кузгаткан. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү гамәлләре уздырыла.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-cistopole-dvoe-detei-provalilis-v-kolodec-5937984
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле