Tele2 мобиль операторы һәм «Навстречу переменам» фонды цифрлы социаль проектларга ярдәм итә башлады

-- Лейла

Россиянең Tele2 мобиль элемтә операторы һәм «Навстречу переменам» исемле социаль инициативаларга ярдәм итү фонды социаль проектларда цифрлаштыруның нәтиҗәлелеген анализлады. Диджитал-формат ел әйләнәсендә бу проектлар белән кулланучыларның санын ике тапкырга арттырган.

Балалар өчен социаль онлайн-проектлар кечкенә торак пунктларда белгечләр дефицитына бәйлелекне киметергә һәм балалар, яшүсмерләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Диджитал-чишелешләр белем бирү, инклюзив һәм сәламәтлекне яхшыртуга юнәлдерелгән проектларда катнашучылар санын күп тапкырга арттыра. Аларның коммерцияле булмаган һәм волонтерлык компонентлары социаль яктан җитеш булмаган категориядәге балалар һәм яшүсмерләр тормышын яхшыртуга ярдәм итә.

Tele2 һәм «Навстречу переменам» исемле социаль инициативаларга ярдәм итү фонды социаль эшкуарларның онлайн-проектларын үстерүгә дә игътибар итә. «Навстречу импакт-стартапам» конкурсына тапшырылган гаризаларның уртача 21 проценты диджитал-хәл итүгә (диджитал-решения) туры килә. Tele2 «Навстречу переменам» фонды хезмәттәшлеге вакытында конкурс финалистлары булып 25 онлайн-проект лидерлары тора: алар фонд һәм компаниядән финанс, эксперт һәм мәгълүмати ярдәм ала. Цифрлы проектларга ярдәм итү нокталы эффектлы булсын һәм аларның үзенчәлекләренә туры килсен өчен, 2022 елда Tele2 «Балалар өчен иң яхшы цифрлы проект» исемле («Лучший цифровой проект для детей») махсус номинациясен дә гамәлгә кертте. Фонд экспертлары укыту программасын һәм социаль йогынтыны бәяләүне аеруча да яхшы үзләштергәннәр.

Индивидуаль караш теләгән нәтиҗәләр китерә: проектлар ярдәм алганнан соң бу проектта катнашучылар саны ел дәвамында уртача 2 тапкырга арткан. Шул ук вакытта уку бер дә тәмамланмый: өч ел дәвамында проектлар «Инкубатор» социаль эшмәкәрләр өчен комплекслы программа булышлыгы белән тиешле ярдәм алып тора.

Tele2 һәм «Навстречу переменам» фондыннан ярдәм алган диджитал-проектлар балалар һәм яшүсмерләр тормышының төрле өлкәләрен яхшыртуга юнәлдерелгән. Медицина һәм сәламәтлек өлкәсендә эшлиләр:

* Stop-Hemangioma мобиль кушымтасы. Кушымта балаларда гемангиома – кан тамырлары оешуны барлыкка килү барышын дистанцион рәвештә күзәтергә мөмкинлек бирә;

* Dana Says мобиль кушымтасы. Баланың көндәлек сөйләмен үстерү-арттыру һәм артикуляцияләү өчен махсус кушымта, аны мөстәкыйль рәвештә яки логопед дәресләре белән бергә кулланырга мөмкин;

* «Доктор Жест» платформасы. «Тынычлык ишетү» фонды программасының чыгарылыш укучысы ишетү сәләте бозылган кешеләр өчен өр-яңа платформа булдырган, ул ясалма интеллект нигезендә табиб белән аралашырга мөмкинлек бирә: начар ишетүчеләр өчен диагноз һәм дәвалау буенча киңәшләр текстка күчерелә, тома саңгыраулар ишарәләр теленә тәрҗемә ителә.

Белгечләрне укытуга юнәлдерелгән проектлар арасында Поза 24/7 мәгълүмати проекты да бар. Ул терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балаларны дөрес позицияләргә урнаштыру буенча ата-аналар өчен генә түгел, ә белгеч-реабилитологлар, шулай ук табиблар өчен дә укыту үткәрә.

Мәгарифтә тигезсезлекне бетерүгә «Педагог-волонтерлар» проекты юнәлдерелгән. Бу Бөтенроссия укытучылар хәрәкәте, алар волонтерлык нигезендә аз керемле гаиләләрдән яки ата-анасыз калган балаларны имтиханнарга һәм университетка керүгә әзерлиләр. Дәресләр дистанцион рәвештә уза.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле