“Начар кешеләрдән һәрчак ерак тордым…”

117 яшьлек әбекәй үзенең озак яшәү серләре белән бүлешкән.

Дөньядагы иң өлкән хатын-кыз Испаниядә яши, ул 117 яшьлек юбилеен билгеләгән һәм озын гомер серләре белән уртаклашкан.

Мария Браньяс Морера 1907 елның 4нче мартында Калифорния штатының Сан-Франциско шәһәрендә туган. Сигез яшендә ул гаиләсе белән Испаниягә күчеп килә һәм Каталониядә яши башлый. Хатын «Испан гриппы» пандемиясен үткәрә, шулай ук Испаниядә Гражданнар сугышын башыннан кичерә, аның сүзләре буенча, алар турында “бик авыр истәлекләр” калган.

Морера табиб Жоан Море белән өч бала тәрбияләп үстерә. 1976 елда хатын тол кала. Ул шулай ук үзенең бер баласын — Август исемле бердәнбер улын югалта.

Морераны үткән елның гыйнварында Гиннессның Рекордлар китабы версиясе буенча дөньяда иң өлкән кеше дип таныганнар. Хәзерге вакытта ул тарихтагы иң өлкән кешеләр исемлегендә 12нче урында тора, ә 118 яше тулгач, ул бишенче урынга күтәреләчәк.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, озын гомерле әбекәй көр күңелле һәм һәр көн аны яңа нәрсәгә өйрәтә алачагына ышана. Уңыштан һәм яхшы генетикадан тыш, ул үзенең озын гомерлелек серләрен, һәрнәрсәдә тәртип, тынычлык һәм гаиләсе, дуслары белән яхшы мөнәсәббәтә булуда, дип атаган.

Моннан тыш, аның фикеренчә, ул табигатьтә күп вакыт үткәрүе, кайгы-хәсрәтсез һәм үкенүләрсез яшәве, күп уңай эмоцияләр кичерүе һәм начар кешеләрдән ерак торуы нәтиҗәсендә озын гомер кичергән.

Морераның физик һәм психик сәламәтлеге белән проблемалары юк, ишетү сәләтен бераз югалту һәм хәрәкәт итү кыенлыгы гына бар. Моннан тыш, ул шулкадәр яхшы хәлдә ки, аның озын гомеренең сәбәпләре турында күбрәк белергә өметләнгән галимнәр өчен тикшеренү үтәргә дә ризалашкан.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-03-06/nachar-keshel-rd-n-rchak-erak-tordym-3671960

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле